2 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе хәбәр итә.
«Урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез», — дип белдерәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Ашыгыч очракларда 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев