Татарстанның Саба районында «Лада» автомобиле туктап торган йөк машинасына бәрелгән, йөртүчесе һәлак булган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте 1 сентябрьгә каршы төндә килеп чыккан. 10нчы модель «Лада» автомобиленең йөртүчесе зур тизлектә хәрәкәт иткән һәм юл читендә туктап торган MAN йөк машинасына килеп бәрелгән.
Җиңел машина тимер өеменә әйләнгән. Йөртүчесе шунда ук һәлак булган.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев