Татарстанда 1 сентябрьдән махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру өчен квота кертелә.
Бу хакта «Закон үз көченә керде» рубрикасында Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңалык 200дән артык кеше хезмәт куя торган эш бирүчеләргә кагыла. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә кабул итү өчен хезмәткәрләрнең уртача санының 1 проценты күләмендә урыннар бүлеп бирергә тиеш.
Квота инвалидлар иҗтимагый берләшмәләренә, банкрот дип танылган эш бирүчеләргә, хезмәткәрләрне күпләп эштән азат итүче оешмаларга, шулай ук мәшгульлек хезмәтендә махсус операциядә катнашучылар арасыннан лаеклы кандидатлар булмаган очракларга кагылмый.
Яңа таләпләр Татарстанның 800дән артык эш бирүчесенә кагылачак. Бу чара сугыш хәрәкәтләре ветераннарын эшкә урнаштыруга һәм аларның социаль адаптациясенә ярдәм итәр дип көтелә.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев