1 сентябрьдән Россиядә эш бирүчеләр хезмәткәргә тулы булмаган эш вакытын билгеләү турындагы карарны язма гариза алганнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча кабул итәргә тиеш.
Элегрәк мондый мөрәҗәгатьләрне карауның төгәл срогы законда билгеләнмәгән иде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Шул хактагы үзгәрешләр РФ Хезмәт кодексының 93нче маддәсенә кертелгән. Яңа норма буенча, эш бирүче хезмәткәрнең шундый үтенеч белдергән язма мөрәҗәгатеннән соң биш эш көне эчендә тулы булмаган эш вакытын билгеләү турында карар кабул итәргә тиеш.
Шул ук вакытта, эш бирүче кайбер категория хезмәткәрләр өчен аларның үтенече буенча тулы булмаган эш көнен билгеләргә бурычлы. Аерым алганда, мондый хокук йөкле хатын-кызларга, шулай ук 14 яшькә кадәрге баласы булган ата-аналарның берсенә каралган.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев