Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч фермеры октябрьдә дә чиләк-чиләк җиләк җыя

    Октябрь аенда бакчада кура җиләгенең, нәкъ җәй айларындагы кебек, кызарып пешеп утыруын һәм аннан көн дә чиләк-чиләк җиләк җыеп алганнарын күргәнем юк иде әле.

    Көз көне җиләк белән, гадәттә, туңдыргычлар гына шыплап тулган була. Укучыларның көзге Уңыш бәйрәмендә дә Олы Кайбыч мәктәбе әзерләгән күргәзмәдә сабагыннан әле генә өзеп алынган җиләкләрне күреп, мәктәп директоры Гөлинә Габдрахмановадан аны каян алулары турында сорамыйча кала алмадык. «Ярминкәгә һәр укучы үз өлешен кертергә тиеш иде бит. Бу кура җиләген Афанасьевкадан Павел Муклуковның кызы алып килде. Димәк, ул аларның бакчаларында хәзергә кадәр үсә. Кайбыч уңганнары Казанда ярминкәдә саткан вакытта да инстаграмда Павел Муклуковның җиләк сатуы турындагы фотолар пәйда булды.
    – Казанга авыл хуҗалыгы ярминкәсенә баргач та, кура җиләген әле кичтән генә бакчадан җыеп алуыбызга ышанмадылар, җылы яктан китерелгән җиләк дип уйладылар. «Ышанмасагыз, ашап карагыз», – дим аларга. Сатуга 120 килограмм кура җиләге алып барган идек, тиз арада алып та бетерделәр. Шәһәр халкы Кайбыч ягында үскән җиләкне бик яратып алды, – диде фермер Павел Николаевич.
    Кура җиләге үстерү белән махсус шөгыльләнә, ул 50 сутый мәйданда үсә, киләсе елларда аны бер гектарга җиткерергә уйлый.Бакчасына баргач, җиләкләрне үз күзләрем белән күреп кайттым. Салкын җилле, яңгырлы, кояшлы көннәргә саран октябрь уртасында да кура җиләге үз агачында кызарып пешеп утырсын әле! Кара көзгә кадәр уңыш бирә торган җиләк үсентеләрен узган ел Мәскәү өлкәсеннән алып кайткан һәм беренче елны ук 500 килограммга якын уңыш алган. Быел җиләкне тугызынчы тапкыр җыеп алганнар инде, тонна ярымга кадәр җиләк җыйганнар. Ул, җитештерү күләмен тагын да арттырып, татлы җиләк белән башка төбәкләрне дә тәэмин итәргә уйлый.
    Үзең җитештергән продукциягә сатып алучы табу – җитештерүче өчен иң мөһим проблемаларның берсе. Моның өчен даими клиентлар, товарны күпләп сатып алучылар табарга кирәк. Инде шактый еллар җиләк-җимеш үстереп сату белән шөгыльләнүче Павел Муклуков элемтәләр булдырырга өлгергән инде. Аның янына атнасына ике тапкыр күпләп сатып алучылар килә һәм йөзәр килограмм товар төяп китә. Ә ял көннәрендә ул үзе Казанга ярминкәдә сәүдә итә.
    – Кура җиләгенең бу сор¬ты – селекционерларның зур казанышы ул. Август урталарында җиләк бирә башлый да, кырау төшкәнчегә кадәр җимеш бирүен туктатмый, – ди Павел Николаевич. – Әллә ни карауны да таләп итми. Җиләк бирүеннән туктагач, кураларны тулысынча чабып чыгарга һәм рәт араларына органик ашлама кертергә кирәк. Бернинди дә химия һәм гербицидлар кулланылмый. Экологик иминлек – беренче планда. Викторияне бер гектарда үстерәм, быел җиләге азрак булды. Шушы көннәрдә карлыган утырта башлыйбыз.
    Зур мәйданнарда үсүче җиләкне, дөрес, үзләре генә эшкәртеп өлгерә алмыйлар, шуңа да эшчеләр яллыйлар. Даими рәвештә эшләүче дүрт кешеләре бар, ә җиләк җыйган вакытта аларның саны сигезгә җитә. Эленке-салынкы йөрүчеләрдән тизрәк котылу җаен карый, ул үзе кебек хезмәт сөючән, эшкә җаваплы караучы кешеләрне хөрмәт итә. Җиләкне вакытында җыймасаң, ел буена куйган хезмәтең бер көн эчендә юкка чыгарга мөмкин.
    Павел Муклуков җиләк-җимеш тә үстерә, шәхси ярдәмче хуҗалыгында 22 баш мөгезле эре терлек тә асрый, йөзләп казы бар. Бөртекле культуралар да игә, азык чөгендере дә үстерә, печәне дә үзенеке. Бу кадәр эшкә ничек өлгерә диген?!
    – Минем хезмәт көнем иртәнге сәгать дүртенче яртыда башланып китә инде, – ди ул. – Иң төп терәгем –ул минем гаиләм. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче тормыш иптәшем Светлана да бик тырыш, эшкә киткәнче сыерларны да сава, өйдәге мең төрле эшкә дә өлгерә. Аграр университетта укучы улым Денис ял көннәрендә авылга кайта, алыштыргысыз ярдәмчем ул минем.
    Заманында үзе дә агроном һөнәрен үзләштергән Павел Муклуков гел эзләнүдә, бер дә кул кушырып утыра торганнардан түгел. Уңыш белән беррәттән уңышсызлыкка дучар булган вакытлары да булгандыр. Әмма, тырышкан ташка кадак кагар, дигән кебек, ул да, әнә шул кадак кагучылардан.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: