Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар изге Болгар җыенында катнашты

    Изге Болгар җирләрендә бу атнаның шимбәсендә узган җыенда безнең районнан 17 кешелек делегация катнашты.

    Җыен булачагы һәм анда барырга теләге булучылар өчен түләүсез автобус биреләчәге турында район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин мәчеттә дә, авыллардагы имамнар аша да, ватсаптан да хәбәр таратты. Анда үз машиналарында гаиләләре белән баручы авылдашларыбызны да очраттык. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган әлеге җыенга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да барды. "Шушы сәяхәтне лаеклы итеп оештырырга ярдәм иткәне өчен аңа барыбыз да чиксез рәхмәтлебез",- диде Дамир Гыйниятуллин. Юлдашларыбыз арасында мәктәп укучылары да, урта һәм өлкән яшьтәгеләр дә бар иде. Борындыктан әтиле-уллы Зөфәр һәм Азат Габитовлар, Кошманнан әниле-кызлы Илзирә белән Мәрьям Минвәлиевалар да бар, Олы Кайбычтан Рушания апа Шакирова оныгы Алисә белән күрше малае Фирзәрне дә алып барган. Морза Бәрлебашы мәчете имам-хатыйбы Алмаз Низаметдинов, Мөрәледән Руслан Галиев, Шүширмәдән Илсөяр Тимершина, Иске Чәчкабтан мәктәп укучысы Адилә Гаттарва, Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Гөлинә Габдрахманова да безнең арада. Аларның күбесенең Болгарга берничә тапкыр барганы булса да, Олы Кайбычта озак еллар буена сатучы булып эшләгән Роза Газизуллинаның һәм аның Кече Кайбыч авылында яшәүче бертуган сеңлесе Әлфия Галиуллинаның 922 елда ислам дине кабул ителгән изге җиргә әле беренче тапкыр гына аяк басулары икән. 
    -Без бүгенге сәяхәтебездән бик канәгать, монда килә алуыбызга чиксез шатландык, алдагы елларда да насыйп итсен бу җирләрне күрергә. Борынгы ташларны тотып карадык, музейларга да кердек. Халык шул кадәр күп, безнең илдән генә түгел, чит илләрдән дә килгәннәр, бөтенесе Болгарга агыла.Меңнәрчә мөселманның ачык һавада бергәләшеп намаз укуын күреп сокландым. Бүгенге көн бер матур мизгел кебек узды да китте,- диде Роза апа. 
    Болгарга кадәр бу юлы Казан аша түгел, ә Тәтештән генә бардык. Апас, Тәтеш, Кайбыч районнарыннан килүчеләрне =- барлыгы 120 кешене метеор Идел аша Болгарга алып чыкты, ә анда махсус автобуслар каршы алды. Кайтканда да шулай. Изге Болгар җирләрендә йөргәндә дә, киң Иделне кичкәндә дә матур, тыныч, рәхәт республикада яшәвебезгә горурландык. Киләчәктә дә дөнялар тыныч, тормышыбыз имин булсын, иманлы булыйк. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: