Район үзәгендәге Сабантуй мәйданында узган әлеге чара җәйге каникуллар вакытында авыллардагы мәчетләрдә белем алган мәктәп укучылар өчен үткәрелде.
Алар белән бергә остазлары, мәчетләрнең имамнары да килгән иде. "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Җәмилә Сәгыева да балалар арасында. Район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин әйтеп узганча, дини Сабантуй 2007 елдан бирле оештырыла.
- Беренче елны без аны Олы Кайбычтагы балалар өчен генә уздырган идек, ә аннан соң инде район масштабына күтәрдек. Мәчетләрдә дини гыйлем алырга теләүче балаларның күп булуына шатланам. Быел ун мәхәлләдәге мәчеткә ике атна дәвамында 160 бала укырга йөрде,- диде Дамир хәзрәт. -Сабантуй программасына спорт уеннарын керттек, чөнки сәламәт булу иманнан соң икенче зур нигъмәт ул. Сәламәтлек үзе бер бәхет бит. Динебездә йөгерү, йөзү, сикерү сөннәтле гамәлләр санала, бу балалар бассейнга да йөри, чаңгы ярышларында да катнаша. Бүгенге җыелуның максаты- сабакларын тырышып өйрәнгән балаларны бергә җыю, аларны ял иттерү, сәламәт яшәү рәвешенә тарту, бер-берсе белән аралаштыру. Бу көнне бик көттеләр алар.
Трибуна янына уенчыклар тутырылган зур-зур пакетлар тезелеп киткән. Бүләкләрне мулдан әзерләгәннәр. "Уенчыклар бик кыйммәт бит, спонсорлар таптыгызмы?", дип сорыйм Дамир хәзрәттән.
-Безгә Татарстан Диния назәрәте һәр квартал саен шундый чаралар үткәрү өчен акча күчерә. Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм итү фонды акчасы ул. Уенчыклар алуга гына да шуның 30 мең сумы тотылды,- диде Дамир хәзрәт.- Форсаттан файдаланып, шуны да әйтәсем килә: бу чараны оештыруда, батутлар, сәүдә нокталары булдыруда, авыллардагы балаларны транспорт белән китерүдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярдәм итте. Ике атна дәвам иткән укуларда Олы Кайбычтагы 50 укучыны "Рәйхан" кафесы хуҗалары Илсөя белән Равил Җәләлиевлар һәр көнне бушлай ашатты. Бүген дә алар мәйдандагы бөтен кешегә җитәрлек итеп ике казан пылау пешерде. компот кайнатты. Яшел Үзәндә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхәмов бәйгедә өченче урынны алган балаларга акчалата бүләкләрен бирде. Игелекле җаннарга Аллаһының рәхмәтләре яусын!
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яшь дуслары янына урынбасары Рәмис Хәялиев белән килгән иде.
-Район мөхтәсибенең балалар, яшьләр белән шулай максатчан эш алып баруын хуплыйм. Дамир хәзрәткә, җәйге каникул вакытында балаларга сабак биргән имамнарга, мөслимәләргә, Казаннан килгән шәкертләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Бу матур илебездә барыбызга да рәхәтләнеп яшәргә язсын,- диде Альберт Илгизәрович.
"Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкерте, Тадҗикстанда туып-үсеп, Уфада яшәгән һәм Казанга укырга килгән Әхмәт Киргизбиков Коръән сурәләрен укып, бәйрәмгә фатыйхасын бирде. Ул Балтач егете Рамазан Гайнетдинов белән Олы Кайбычта дини дәресләр алып барган. Пенза өлкәсеннән Шамил Казаев, Краснодар өлкәсеннән Шәрифулла Гыйззәтуллин дә безнең балаларның шәкертләре булган.
-Кайбычны яратып китәбез,- диләр алар. - Безгә монда бөтен мөмкинлекләр дә тудырылды, балалар белемгә тартыла.
Мөрәледән ике тапкыр хаҗга барган Сания апа Сәлахиева да, "Мөхәмәдия"не тәмамлагач, мәчеттә дин сабаклары бирә башлаган. Җәй көне ул дүрт кызны, Буадагы мәдрәсәдә белем алучы авылдашлары Азат Сираҗиев өч малайны укыткан. Шәкертләре алардан бик канәгать.
-Без намаз уку тәртибенә, гарәпчә хәрефләр танырга өйрәндек,- ди башлангыч класс укучылары Ислам, Ранил, Альмир.
-Ә безгә "Мөхәмәдия"нең беренче курсында укучы авылдаш Әлфия апабыз Шагиева әһлак-әдәп кагыйдәләрен төшендерде, гарәп телен, хәдисләр өйрәтте, Пәйгамбәрләр тарихы турында сөйләде.
Бәйрәмдә Төркиядән үк кайткан кунаклар да бар иде.Төркия килене -Кече Кайбыч кызы Кадрия Сойтекин (Әхтәриева) тормыш иптәше Эсер һәм кызлары Ясминә белән бергә килгән. Дүрт айлык уллары Серкан да туган икән.
-Ясминә Төркиядә дә мәчеткә йөри, Кече Кайбычта да шундый укулар оештырылганлыгын белгәч, икенче көнне үк мәчеткә китте,-диде Кадрия.
-Безне Илсинә апа Гайнуллина укытты. Мин аны бик яраттым, ул тыныч характерлы, безне әрләми дә, яхшы белә,- ди Ясминә үзе.
-Мин милләтем белән төрек, Татарстан, Кече Кайбыч күңелемә бик якын. Кызым белән төрекчә сөйләшәм, хатыным миңа татарча эндәшә, мин аңа төрекчә җавап бирәм. татар телен яхшы аңлыйм, сезнең тел җырлап тора ул,- дип сүзгә кушылды Эсер.- Табигатегез матур. Татар мунчасына җитми инде!
Шүширмәдән Илсөяр апа Тимершина 13 балага дин сабагы биргән. Ул үзе 14 августта "Мөхәмәдия" мәдрәсәсендә диплом якларга җыена икән. Бәйрәмдә балалар өчен төрле спорт уеннары оештырылды, яшел тугайда рәхәтләнеп күңел ачтылар. Киләчәктә нинди генә һөнәр сайласалар да, мәчетләрдә алган дин сабаклары аларны иман юлыннан тайпылдырмас дип ышанасы килә.
Нет комментариев