Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Борындык бадминтончылары Халыкара фестивальдә призлы урынга чыкты!

Казанда 6-10 октябрь көннәрендә БДБ илләренең мәктәп спорты VII Халыкара фестивале узды.

Анда 11 илдән 483 укучы катнашкан: Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Украина, Үзбәкстан Республикалары, Россия Федерациясе. Халыкара фестиваль «Балалар спорты» федераль проекты кысаларында уза һәм массакүләм физик культураны оештыру формаларын камилләштерүгә, гаилә спортын үстерүгә һәм халыкара спорт бәйләнешләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

Әлеге фестивальдә Россия Федерациясе данын Борындык мәктәбенең иң оста бадминтончылары яклады.Казанга җыелган көчле спортчылар арасында безнең бадминтончылар командасы уңышлы чыгыш ясады. Аның составында уйнаган Алмаз Шиһапов, Рияз Гыймадиев, Гүзәл Хәйруллина, Диана Гобәйдуллина бик яхшы уен күрсәтте. Нәтиҗәдә, беренче урынны Казахстаннан килгән яшьтәшләре яулды, безнекеләр – икенче урында. Борындык бадминтончыларының тренеры – Татарстанның атказанган физкультура укытучысы Хәмзә Юнысовка һәм аның командасына киләчәктә дә зур уңышлар насыйп булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев