Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Чүтидән Гаҗилә Хәсәнҗановага РФ Президентының рәхмәт сүзләре язылган котлау хаты килде

Чүти авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Гаҗилә Хәсәнҗановага 90 яшь тулды. Озак еллар дәвамында колхозда эшләгән юбилярны котларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов һәм Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов килде.

- Сез авылның иң хөрмәтле кешесе, хөрмәтле Гаҗилә апа.-Авыр сугыш елларында һәм аннан соң илебез куәтен үстерүгә үзегездән зур өлеш керткәнсез,- диде Радик Мәҗитович, юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның хатын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырып. 


Дүрт бала тәрбияләп үстереп, инде ир уртасы булып җитешкән Тәлгате белән Әсхәтенең үлеменнән зур тетрәнү алган, өч ел элек тормыш иптәше Мирзатҗанын да мәңгелеккә озаткан Гаҗилә апа. Инде үзенең дә сәламәтлеге мактанырлык түгел. Шуңа да Канаш шәһәрендәге кызы Тәнзилә белән җәйләрне авылда үткәрә, кышын аның белән шәһәргә китә. Аксубай районына кияүгә чыккан кызы Талия дә туган йортка эзне суытмый. Әниләренең олы юбилее көнне, авылдагы ак яулыклы әби-апаларны җыеп, Коръән укыттылар. Чордашлар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашты, яшьлек хатирәләрен искә алды. Йортлары тыштан да, эчтән дә балкып тора. 


-Әниебез бик сабыр, акыллы кеше булды. Ул безгә дә, 8 оныгы, 11 оныкчыгына да үрнәк,- диде Талия ханым. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев