Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч районында сайлаучылар активлык күрсәтә

Район халкы моңа кадәр узган барлык сайлауларда да сәяси яктан өлгергән булуын күрсәтте, бу юлы да шулай булачагына шик юк.

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ильяс Галиуллин хәбәр иткәнчә, райондагы барлык 32 сайлау участогы да иртәнге сәгать җидедә сайлаучылар өчен үз ишекләрен ачты Сайлаучылар исемлегенә барлыгы 10490 сайлаучы кертелгән. Иртәнге сәгать унга аларның 5281е, ягъни 50,5 проценты үз тавышларын биргән иде инде. Районыбызның барлык сайлау участокларында да иртәдән үк җанлылык хөкем сөрә. Моның шулай булуы аңлашыла да, авыл халкы мөһим эшләргә иртәдән үк керешергә күнеккән. Кайбер сайлау учстокларында иртәнге сәгатьләрдә чиратлар да хасил булды. Бу сәгатькә Олы Кайбыч, Бәрлебашы, Кече Кайбыч сайлау участокларында сайлауга килүчеләр саны аеруча югары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев