ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда унисигез яше тулган 137 егет һәм кыз катнаша. Бәрлебашы участогында быел мәктәпне тәмамлаган Салават Рәхмәтуллин белән Адилә Гыйбадуллина тавыш бирде.
- Мин хәзер Казан федераль университетының идарә, экономика һәм финанслар институты студенты,- диде Салават. -Бу минем тормышымдагы беренче сайлаулар. Шуңа да бераз дулкынлану хисләре дә кичерәм.
-Мин дә студент, мәктәп еллары артта калды. Казандагы медицина университетын сайладым, аны тәмамлагач, үзебезнең районга эшкә кайтырга җыенам,- диде Адилә.
Кайбыч яшьләренә киләчәктә гел уңышлар насыйп булсын.
Нет комментариев