Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычтан Буага шикәр чөгендере ташу дәвам итә. Басуда яшь механизаторлар эшли

Агрофирмаларда үстерелгән шикәр чөгендерен Буа шәһәрендәге шикәр заводына ташый башладылар.

 Бүгенге көндә чөгендерчеләр "Дубрава" җәмгыятенең Кошман авылы янындагы басуында һәм "Алтын кырлар"ның Арыслан басуында эшли. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов белән Кошман басуына килеп җиткәндә, "КамАЗ" машинасы, әле яңа гына чөгендер төяп, Буага кузгалган булып чыкты. Шуңа да чөгендер төяү агрегаты, башка техниканың беразга гына булса да туктап торган чагына туры килдек. Кыр эшләре өчен җаваплы Илдар Әхмәтҗанов әйтеп узганча, бу басуда чөгендер 250 гектар мәйдан били.
-Чөгендер ташуны оешкан төстә башлап җибәрдек,- диде ул. - Беренче көнне бер генә рейс озаткан булсак, кичә Буага -22, бүген 38 машина чөгендер озаттык,- диде ул. Бу басудагы чималны төяп бетергәч, юллар идарәсе участогы артындагы кырга күчәбез. Бортаста да 530 гектарда татлы тамыр үстердек. Йөк ташу машиналары күбрәк булган саен яхшы, чөнки эш тизрәк бара- диде ул.
Механизаторлар арасында яшьләрнең күп булуына игътибар иттем. Машиналарга "МАУС" шикәр чөгендере төяү агрегатында эшләүче Федоровское авылы егете Владимир Бутров Апастагы авыл хуҗалыгы училищесының өченче курсында укый, хәзер практика уза икән. Ул узган ел туганы Николай Бутров янында эшләп, беренче хезмәт чыныгуы алган инде. Аның авылдашы Руслан Мусиенко бу училищены 2011 елда тәмамлаган, армия хезмәтен үтәп кайткан.
- Авылда без дә эшләмәгәч, тагын кем эшләсен,- диде Руслан.
Ул "МТЗ-12-21" тракторында эшли. Гаиләле, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Агроном һөнәрен сайлаган Руслан Тайсинов Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумында укып, туган ягына эшкә кайткан. Борындыктан Марат Хөснетдинов "Амкадор" тракторында чөгендер өемнәрен кузгатып тора.
Механизаторларны кырда ашаталар, аның өчен автобус китереп куйганнар.
Без егетләр белән әңгәм корган арада "КамАЗ" машинасы килеп җитте. Аның шоферы Апасның Ындырчы авылыннан Илнур Багитовның Кайбычта чөгендер ташу кампаниясендә катнаша башлавына 15нче сезон икән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев