Бүген районыбыз авылларында Май чабу бәйрәме гөрләде.
Чүти авыл җирлегенең Олы Тәрбит авылында быелгы бәйрәм аеруча күңелле узды. Анда авыл халкы белән беррәттән тирә-күрше авыллардан да җыелганнар иде. Бу көнне җирлек өчен янып-көеп йөргән, чиркәү салып калдырган Василий Уткинны искә алдылар. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кайнар котлады. Гореф-гадәтләрне саклауларына рәхмәт белдерде, ил-көннәргә тынычлык теләде. Районның муниципаль хезмәткәрләре өчен чаңгы ярышы үткәрелде. Җиңүчеләргә ярышның спонсоры, авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов әзерләгән призлар тапшырылды. Бу көнне җыр-биюләр тынмады, табаларда коймак чыжлады, халык рәхәтләнеп күңел ачты.
Нет комментариев