Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Петр ТАРАКАНОВ, Чүти авыл җирлеге башлыгы:»Троица көнне авыл бәйрәме дә уза”

“Кадерле авылдашларым, районыбыз авылларында яшәүче керәшеннәребез!

Арулармы сез, карендәшләрем! Сезнең барыгызны да ата-бабаларыбыздан ук килүче Троица бәйрәме белән кайнар котлыйм. Әлеге бәйрәм борынгы әби-бабайлардан ук килүче йолаларның бүгенге көнгә кадәр саклануының ачык чагылышы ул. Ул Олы көннән соң җиде атна узгач, илленче көнне башланып китә. Без бу дөньядан мәңгелеккә киткән туганнарыбызны искә алабыз, зират кылабыз. Троица буыннардан-буыннарга дәвам итсен, яшьләр гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп үссен. Бу атнаның як-шәмбесендә Олы Тәрбиттә ике бәйрәм бергә үткәрелә. Троица бәйрәме һәм 405 еллык тарихы булган авыл көне уза. Ярминкә дә гөрләячәк, чөнки йөз еллап элек Казан губернасы губернаторы авылыбызда ярминкә үткәрү ту-рындагы указга кул куйган булган. Без ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне хөрмәт итәргә, буыннардан-буыннарга җиткерергә тиешбез. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тыныч көннәр телим”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев