Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Район башлыгы Изге Троица белән котлый

Православие динен тотучылар бу якшәмбедә изге Троица бәйрәмен билгеләп үтә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

«Хөрмәтле православие динен тотучылар! Сезне район Советы, башкарма комитеты, шәхсән үз исемемнән әлеге дини бәйрәм уңаеннан кайнар котлыйм. Изге Троица – халык йолалары һәм чиркәү кагыйдәләре белән үрелгән православие бәйрәмнәренең берсе. Ул яхшылыкны, мәрхәмәтлелекне һәм рухи чисталыкны символлаштыра. Бу көнне мәңгелеккә киткән туганнар, якын кешеләр искә алына. Районыбызда төрле конфессия вәкилләре дус-тату гомер кичерә. Барлык кешеләрне берләштереп, аларның рухи тормышында гаять зур роль тоткан, һәр кеше өчен газиз һәм кадерле булган шушы бәйрәм күңелләрегезне җылытып, өйләрегезгә бәхет, тынычлык, уңышлар гына ки-терсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер, шатлык, үзара аңлашучанлык һәм хөрмәт телим!» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев