Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Цифрлы телевидение карый башладык

Татарстанда федераль каналларны аналогта күрсәтү туктатылды. «Татарстан – Яңа гасыр» каналы авыл җирендә аналога күрсәтүен дәвам итә әлегә. Ә Казанда һәм Казанга якын тирәләрдә яшәүчеләр аны цифрда да карый ала.

14 октябрьгә кадәр телевизорын цифрлы сигналларны тотарга көйләмәүчеләр хәзер федераль каналлардагы (1 нче канал, Россия каналы һәм башкалар) тапшырулар урынына буш экранга карарга мәҗбүр. Болар – телевизорны антенна ярдәмендә караучылар. Элеккеге модель телевизорлар цифрлы сигналларны тота алсын өчен, махсус приставкага тоташтырырга кирәк. Яңа телевизорларны исә телевизорның менюсына кереп кенә көйлисе.
Бу эшләрне үзегез башкара алмасагыз, волонтерлар килеп, бушка көйләп бирә. Шәһәр һәм район үзәкләрендә яшәүчеләр генә түгел, иң ерак авылларда яшәүчеләр дә өйләренә волонтер чакырта ала. Моның өчен 8-800-222-87-16, 8-800-220-20-02 телефонына шалтыратып, гариза калдырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев