Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Валерий ПОЛЯКОВ, “Гөбенә” агрофирмасы директоры: «Троица котлы булсын»

“Хөрмәтле карендәшләрем! Сезнең барыгызны да изге Троица бәйрәме белән котлыйм.

Бу көнне өйләрне һәм чиркәүләрне күңелләрне яңартуны гәүдәләндергән яшеллек белән бизәү гадәтләнгән. Изге Троица – халыкны тагын да берләштерә, бер-берсенә якынайта, туганлык хисләрен ныгытырга, арабыздан киткәннәрне онытмаска, буыннар арасындагы бәйләнешне өзмәскә ярдәм итә. Халкыбызның дингә тартылуы, бигрәк тә яшьләрнең дини гореф-гадәтләрне үзләштерергә омтылуы безне бик сөендерә. Республикабы-зда гына түгел, җирлегебездә дә милләтләр, төрле дин вәкилләре һәм ха-лыклар арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек булуына горурланабыз. Киләчәктә дә, әлеге күркәм казанышыбызның кадерен белеп, әҗерен күреп яшәргә насыйп булсын. Троица бәйрәме иманыбызны ныгытсын, гаиләләребезгә шатлык китерсен, киләчәккә ышаныч һәм өмет уятсын! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, имин һәм бәрәкәтле тормыш телим! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев