Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Җиңү көнендә районда ике бала дөньяга килде

    Җиңү бәйрәме кичендә үзәк сырхауханәнең бала тудыру бүлегендә нарасыйлар авазы тынып тормады. 9 Майда Олы Кайбыч авылыннан Сабина һәм Динар Баһавиевларның кызлары Мәликә туса, Ульянководан Татьяна Галактионованың улы Никита дөньяга аваз сала. Истәлекле көндә туган әлеге ике сабыйны, бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә өйләренә озату оештырылды.

    Үзәк сырхауханәгә аналар һәм балаларны тәбрикләргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова да килде. Муниципалитет башлыгы бәхетле әниләрне гаиләләрендәге шатлыклы вакыйга - сабыйлары дөньяга аваз салу белән котлады.

    - Чын күңелемнән Җиңү көнендә туган нарасыйларның сәламәт, көчле һәм туган җирләренә тугры булып, тыныч-имин тормышта үсүләрен, шушы җирлектә яшәүләрен телим, - диде Альберт Илгизәрович, һәм бала тапканнан соң тагын да матурланып киткән әниләргә чәчәк бәйләмнәре, ә нәни Мәликә белән Никитага йомшак уенчыклар бүләк итте.

    Беренче чиратта, илебез сакчысы булачак ир-баланы дөньяга тудыручы Татьяна Галактионованы каршы алдылар. Әнинең дә, аны котларга килгән туганнары Ольга белән Евгенийның да шатлыгы эченә сыймый. Шулай булмыйни, аларның гаиләсе Җиңү бәйрәме белән беррәттән Никитаның туган көнен дә бәйрәм итәчәк бит!

    Нәни Мәликәне каршы алырга исә әтисе Динар, дәү әнисе Миләүшә, әтисенең бертуганы Айдар белән аның тормыш иптәше Әлфинур да килгәннәр.

    - Бөек Җиңүнең 70 еллыгында - 9 Майда дөньяга килгән оныгыбыз бәхетле, шәфкатьле бала булып, тынычлыкта үссен, - дип теләкләрен җиткерде Миләүшә ханым.

    Сабыйның әти-әнисенең дә шатлыклары йөзенә чыккан.

    - Миңа өченче баламны биредә тудырырга насыйп булды, алдагыларын шәһәрдә тапкан идем. Мондагы уңайлы шартлар, гинеколог-акушерларның, санитарларның хатын-кызларга булган ягымлы мөнәсәбәте мине сокландырды. Ә район башлыгының котлау сүзләрен ишетеп, аның кулыннан чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк алу минем өчен икеләтә шатлык, зур рәхмәт! - дип, хисләрен ирештерде Сабина.

    - Ике ир баладан соң көтеп алынган кызыбыз туды, бәхетле булсын! - дип елмая Динар.

    Тынычлыкның туган көнендә дөньяга килгән Мәликә белән Никита гына түгел, барлык балалар да имин илдә, тигезлектә сәламәт булып үссеннәр, ә әти-әниләренә һәм якыннарына алар бәхетенә куанырга насыйп булса иде.

    Шәүкәт Галиевтан:

    «Хатын-кыз балага узып төрләнгәндә нинди ризык кына теләми! Бер тегермәнче хатыны ак күмәчне... дегеткә манып ашаган, дип сөйлиләр иде...»

    «Әнкәй сөйләгәне истә... Яшь килен чагында булган бу. Төнлә шытыр-шытыр нидер чәйнәгәнен әткәй ишеткән дә: «Яшереп ашама... Өйдәгеләр ишетер, яхшы түгел. Шикәр үзем алып бирермен», - дигән. «Мә, син дә авыз итеп кара! - дип суза караңгыда әнкәй. Тоз икән! Минем белән төрләнүе булган...»

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: