Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта балалар рәхәтләнеп Бәрле елгасында су коена

    Челлә. Кызуга чыдарлык түгел. Олы Кайбычта балалар һәм яшүсмерләр, әти-әниләре эштә чакта, рәхәтләнеп Бәрле елгасында су коена. Яшьләр, өлкәнрәкләр Ябалак авылындагы плотинага юл тота. Эсселектән качып, Гөбенә, Зөя елгаларында да коенырга була.

    Әмма су ваемсызлыкны яратмый, саклык таләп итә. Бездә дә сабак алырлык мисаллар бар. Узган ел Куш-Күл авылында ике сабыйның су­да батып үлүе барыбызны да кара кайгыга салган иде. Бәрле елгасы аша салынган басма янында Рә­фыйк абый Гыйрфановны очраттым. Оныгын су коенырга алып килгән. Йөзә бел­мәгән кечкенә балалар йөзү жилетлары кигән. Араларында олыраклары да бар. Өлкән класста укучы берничә малай су буена скутерда килгән. Кыскасы, Бәрле буенда иртәдән кичкә ка­дәр җанлылык.

    - Без бүген ике тапкыр плотинада коенып кайттык инде. Хәзер мон­да килдек, - ди кызудан әл­серәгән малайлар.

    Суда коену кагыйдәләре турында барысы да бе­лә кебек. Әмма республикадагы статистика мәгъ­лү­матлары суда батып үлү­­­челәрнең көн саен диярлек күзәтелүе хакында сөйли. Шуңа да кое­ну­чы­лардан саклык, игътибарлылык таләп ителә.

    - Кайбычта әлегә тотрыклылык күзә­телә. Бу бөтен коену сезонында да шулай дә­вам итсен иде. Районда рөхсәт ителгән махсус су коену урыннары юк, ә буалар контрольгә алынды. Балаларны күз уңын­нан ычкындырмаска ки­рәк, - ди Федераль дәү­ләт янгыннарга каршы хез­мәтнең Татар­с­тан Рес­публикасы буенча идарәдәге 115 нче янгын сүн­дерү частенең сигезенче отряды начальнигы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: