Музейларда халык мирасы
Халкыбызның мәдәни мирасын туплаган Галия Кайбицкая музее экспонатларга бай булуы, матурлыгы белән килгән кунакларда соклану хисләре тудыра.
Әле күптән түгел генә Кайбычтагы Галия Кайбицая музеена Татарстан Милли музееның этнография бүлегенең фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина һәм этнография фондының экспонатлар саклаучысы Марина Сорокина килгән иде. Аларның максаты - республика районнарындагы музейларда сакланган элеккеге милли кием үрнәкләрен барлау, алар буенча күлмәкләр тегеп, Универсиада кунакларын Татарстанда яшәүче халыкларның милли киемнәрендә каршы алу. Музей директоры Алия Мотыйгуллина Казандагы коллегаларын милли дастаннарыбыз белән таныштырды. Әйе, мәдәният хезмәткәрләре дә төзүчеләр белән берлектә Универсиадага әзерләнә. Әлеге Универсиада безнең Татарстанны бөтен дөньяга танытачак зур спорт чарасы булачак. Килгән кунакларга милли йөзебезне, гореф-гадәтләребезне таныту да максат итеп куела.
ТР Милли музее хезмәткәрләре Галия Кайбицкая музее эшчәнлегеннән канәгать калды. Алар опера сәхнәсе йолдызының музейда сакланучы сәхнә күлмәкләрен, әбиләребез кигән милли бизәкле киемнәрне фотога да төшереп алды. Музейларны хәтер сандыгы дип юкка гына әйтмиләр шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев