Сөлге чигәм асыл җепләр белән
Район мәдәният йортында "Кайбыч сөлгесе" дигән күргәзмә эшли башлады. Анда районыбызның төрле авылларында чигелгән, Кайбыч төбәгендә яшәүчеләрнең күңел бизәкләре төшерелгән сөлгеләр белән танышырга була.
Берсеннән-берсе матур бу сөлге-тастымалларны районыбызның халыкка мәдәният хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре чиккән. Әлеге үзәк авыллардагы 38 мәдәният йортын һәм клубларны үз эченә ала. Сентябрь аенда узган җыелышларында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова сөлге чигү бәйгесе үткәрү тәкъдиме белән чыккан иде. Шул нигездә "Чиккән сөлге - күңелем көзгесе" дигән бәйге игълан ителде. Борынгы йолаларыбызны яңарту, саклау, аларны халыкка тарату максатындагы бәйге арада кул эшләренә оста кешеләрнең күп булуын күрсәтте. Элек һәрбер өйнең түрендә чиккән сөлге булса, хәзер инде бу бик сирәк күренеш. Чигүле мендәрләр, карават җәймәләрен дә кулланмыйбыз. Югыйсә, чигү өчен әлләни дә кирәкми: аның өчен гап-гади ак тукыма, энә белән җеп, ә иң мөһиме осталык таләп ителә. Мәдәният хезмәткәрләренә йөкләнгән иң төп бурычларның берсе - әнә шул онытылып баручы гореф-гадәтләрне энҗе бөртегедәй саклап, буыннардан-буыннарга җиткерү. Бәйгегә тәкъдим ителгән сөлгеләр арасында милли бизәкләр төшерелгәннәре дә, Универсиадага, Сабантуйга багышланганнары да бар. Жюри Байморза клубы мөдире Зинаида Зайцеваның кул эшен беренче урынга лаек дип тапты. Икенче-өченче урыннарда - Арыслан клубы һәм Багай мәдәният йорты җитәкчеләре Надежда Кучумова белән Зоя Рожкова. Аларга Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу бәйге милләтара дуслыкны ныгыту, толерантлыкны пропагандалау максатын да күздә тотты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев