Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мәдәният хезмәткәрләре киңәшә
Узган атнада мәдәният хезмәткәрләре катнашында үткән киңәшмәдә авыл клублары һәм китапханәләре эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
-
Ике дустан – зур концерт
"Татар моңы" Халыкара яшь башкаручыларының телевизион конкурсы лауреатлары Зөлфәт Фәхретдинов белән Руслан Галимуллин Олы Кайбыч тамашачысына 1 ноябрь, ә Мәлки авылы халкына икенче көнне "Ике дустан - зур концерт" дип исемләгән бәйрәм программасы тәкъдим итте.
-
«Туганнарым, сезне күргәч, күңелкәйләрем булды»
Мәлки авылы халкы концертларга сусаган булган. Әле октябрьдә генә ачылган күп функцияле клубта шимбә көнне авылдашлары, Татарстанның халык артисты Лена Бичарина куйган концертта бу аеруча сизелде. Халык һәр чыгышын алкышларга күмде, концерт-cпектакльләр ешрак булсын иде дигән теләген җиткерде.
-
Фидан-Ләйлә: мәхәббәтме?
Ишеттегезме әле, Фидан Гафаров белән Ләйлә Дәүләтова кабат бергә?! Ике йөрәкнең мәхәббәт тарихына багышланган концерт программасы белән бөтен Татарстанны шаккатырып йөриләр. Бу атнада танылган артистлар Кайбыч сәхнәсендә балкыды.
-
Яңгырады гармун моңнары
30 августта Казан шәһәрендә Республика көне уңаеннан "Уйнагыз гармуннар" бәйгесе үткәрелде.
-
«Балкыш»та балкыдылар
22 августта Буа драма театры бинасында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" республика фестиваленең II зона этабы үтте.
-
Музейлар – тарих сандыгы
19 июльдә Татарстан Республикасы Милли музеенда "Россия Федерациясе музейларына музей әйберләре һәм музей коллекциясенең исәбен алып бару, саклау һәм яңадан исәбен алу (чагыштыру) буенча куелган актуаль таләпләр" дигән темага семинар үткәрелде.
-
Мәдәният учакларына – яшел ут
Авылларда яшәүчеләр үзешчән сәнгать осталарының, "Йолдызлык" фестивалендә катнашучы балаларның чыгышларын яратып карый. Кама Тамагы районында нәшер ителүче "Идел таңнары" газетасының 80 еллык юбилей тантанасына баргач, моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инанып кайттым.
-
Турнирга чакырабыз
Сабантуен спорт ярышлары, халык уеннарыннан башка күз алдына да китерүе мөмкин түгел.
-
Бәйрәмнәргә бай халык без
Татар халкының ерак гасырлардан килүче милли бәйрәме - Сабантуйга да санаулы гына көннәр калып бара. Быел ул Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 11-12 июнь көннәрендә үткәреләчәк.
-
Болгарга сәяхәткә бардык
Татарстанда Матбугат көнен, без, район газетасы журналистлары, һәр елны мәгънәле, истә калырлык итеп үткәрергә тырышабыз. Быелгысы тагын да истәлеклерәк булды.
-
Музыка дөньясындагы гүзәллек
Район балалар сәнгать мәктәбе үз укучыларын төрле музыка коралларында уйнарга, җырларга, кул эшләренә өйрәтә. Биредә укучылар сайлаган шөгыльләр буенча төрле бәйгеләр дә үткәрелә.
-
Чын мәхәббәт сынауларга бирешми
Бүген Олы Кайбыч мәдәният йортының үзешчән артистлары уңышлы кияүгә чыгу серләрен ачты. Бәйрәм алдыннан алар тамашачы хозурына Халисә Нигъмәтуллина әсәре буенча куелган "Кияүгә чыгам әле" спектаклен тәкъдим итте.
-
Музейларда – тарих үзе
Олы Кайбычтагы Галия Кайбицкая музеенда халкыбызның бай мәдәни мирасы саклана.
-
Талантларны барлыйлар
Татарстан Республикасының халык артисты, Соравыл авылында туып-үскән моңлы сандугачыбыз Лидия Әхмәтова үзенең иҗат төркеме, укучылары белән районыбыз мәктәпләрендә очрашулар үткәрде.