Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Аулак өйләрдә күңел җылысы саклана
"Яшьлекнең иң гүзәл мизгеле шунда калды", - диләр әби-бабайлар. Яшьләрнең күңел серләрен, тәүге хисләрен чит-ятлардан түкми-чәчми саклаган аулак өйләрдә яшь-җилкенчәк җыелышып күңел ачкан: җор теллеләре такмак әйткән, уен-көлке, җыр-бию таңга чаклы тынмаган.
-
Хокук сакчыларыннан – гүзәл затларга
8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концертында "Кайбыч" полиция бүлекчәсе, суд приставлары хезмәте, район суды, җәмәгать суды, хезмәткәрләре гүзәл затларны җыр-моң, күтәренке кәеф белән бүләкләде.
-
Хокук сакчылары 8 март бәйрәме белән үзенчәлекле итеп котлады
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Кайбыч" полиция бүлекчәсе, район суды, җәмәгать суды, прокуратура һәм суд приставы хезмәте коллективлары Олы Кайбыч мәдәният йортында гөрләтеп концерт куйды.
-
Халкыбызның күңел сандыгы бай
Кайбыч төбәге - бай тарихлы, буыннан-буынга күчеп килгән гореф- гадәтләрен, йолаларын күңел сандыгында кадерләп саклаучы, хезмәт сөючән халкы булган як. Ата-бабаларыбыздан ук килгән килүче мәдәниятебезне барлау, авыллардагы мәдәният йортлары, клублар эшен җанландыру максатында район мәдәният бүлеге бәйге игълан иткән иде.
-
Һәр эштә дә осталар
Ватанны саклаучылар көнендә Олы Кайбыч мәдәният йортында узган "Ягез әле, егетләр!" бәйгесендә оешма, учреждениеләрдә эшләүче сигез ир-егет үзләренә җитмеш төрле һөнәрнең дә аз булуын күрсәтте.
-
Сара Садыйкова җырлары – мәңгелек
Без - нәсел җепләре Апас районының Тутай авылына барып тоташучы композитор Сара Садыйкованың җырларында тәрбияләнеп үскән буын. Ул иҗат иткән "Җидегән чишмә", "Казан кичләре", "Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең", "Кайтам инде", "Кердек кара урманнарга", "Көймә генә", "Вальс турында җыр", "Син яшь, диләр" кебек җырлар - мәңге онытылмас һәм искермәс.
-
Яңа йолдызлар калка
"Йолдызлык" XIII яшьләр фестиваленең район мәдәният йортында узган турында мин Казан энергетика университеты студенты Рәмис Закировны да очраттым.
-
Сәләтле балалар эзләү юлында
"Йолдызлык" фестиваленең Мөрәле зонасында узган турында Федоровское урта, Мөрәле, Колаңгы, Борындык төп мәктәпләре укучылары, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар катнашты.
-
Яшь талантлар фестивале
Яшьләр фестиваленең Мәлки авылы клубында узган беренче сайлап алу турына җыр-биюгә осталыкларын күрсәтергә теләүче балалар җыелган иде. Ул Чүти, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән урта, Мәлки төп, Зур Тәрбит башлангыч мәктәбенең яшь талантлары катнашында узды.
-
Зур Тәрбитнең нәни йолдызлары
Зур Тәрбит авылы нәниләре узган атнаның шимбәсендә Казан сәхнәсендә тамашачыларны шаккаттырып кайтты. Алар анда керәшен җырларын иң оста башкаручыларны ачыклау максатында бишенче елын үткәрелүче "Туым җондызы" фестивалендә чыгыш ясады.
-
Җырлыйбыз әле
Бу көннәрдә Кайбычның оста җырчылары "Җырлыйк әле!" тапшыруында катнашырга әзерләнә.
-
Мәдәният хезмәткәрләре елга йомгак ясый
Бүген район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә йомгак ясаган иҗат кичәсе булды. Анда районның барлык авыл җирлекләреннән дә мәдәният йортлары, клублары җитәкчеләре, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре чакырылган иде.
-
Никахлар күктә укылса да...
Никахлар күктә укыла, диләр. Анысы шулайдыр, ә менә җирдә укылган никахларны ЗАГС хезмәткәрләре терки.
-
Биючеләр бии-бии остара
Олы Кайбыч мәдәният йортында Рамилә Әбләзова җитәкчелегендә шөгыльләнүче "Авыл дэнс" балалар үзешчән коллективы Казанда Александр Хөсәенов исемендәге "Дуслар әйлән-бәйлән әйләнә" дигән уникенче ачык халыклар фестивалендә иң яхшы коллектив дип танылды. Кайбычның яшь биючеләре фестивальдә балетмейстр Ринат Хәйруллин өйрәткән ирланд халыклары биюен башкарды. Оста биюче безнең балалар белән әле бер ел...
-
Дуслык күпере җыр-бию аша салына
Олы Кайбычта ветераннарның "Җәүһәр" ансамбле җырчылары узган атнаның шимбәсендә Казан шәһәрендәге Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына барды.