Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Җырлап күңел ачалар
Халык авыл үзешчәннәренең концертын аеруча җылы кабул итә.
-
Рәсемнәрендә – дөнья матурлыгы
Дөнья ямьле. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә әнә шундый исемдәге күргәзмә эшли башлады. Аның авторы - унынчы класс укучысы Айгөл Низаметдинова.
-
Юбилей алды елы
"Кайбыч таңнары" газетасы редакторы Фәридә Нигъмәтҗанова барлык укучыларыбызны газета туган көн белән котлый. Анда мондый юллар бар:
-
Туган көнең белән, «Кайбыч таңнары»!
Март - күпсанлы газета укучыларыбыз һәм редакция коллективы өчен аеруча кадерле: чөнки 1993 елның мартында "Кайбыч таңнары"ның беренче саны дөнья күрде.
-
Балачак йолдызлыгы илендә
Дөресен әйткәндә, "Йолдызлык" фестиваленең район туры финалына теләр-теләмәс кенә бардым. Имеш, бу җырчы-биючеләрнең чыгышларын әллә ничә тапкыр күргәнем бар, әллә ни яңалык ачмам, дип уйладым. Ялгышканмын икән, шөкер. Районыбыз авылларында сибелеп-чәчелеп яткан йолдызчыкларны бергә җыйгач, бөтенләй башка дөньяга эләккәндәй буласың. "Йолдызлык иле" дигәннәре шушыдыр, күрәсең.
-
Без бит Кайбыч яшьләре, юктыр безнең ишләре!
24 февраль көнне район тормышында актив катнашучы яшьләребез Аграр яшьләр форумына җыелды. Аның максаты - Кайбыч яшьләренең социаль, икътисадый яктан активлыгын үстерү өчен шартлар тудыру.
-
Җырчылар сырхауханәдә эшли
Шимбә көнне иртәнге планеркада муниципалитет җитәкчесе Җәүдәт Гаффаров район үзәк сырхауханәсе баш табибы Газимагомед Магомедовка һәм сырхауханә коллективына сәнгатьне яратулары, район халкына матур концерт тамашасы тәкъдим иткәннәре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
-
«Ничек кияүгә чыгарга?»
Узган атнада Олы Кайбыч мәдәният йортында башкала артистлары сәхнә тотты.
-
Әйтерсең лә йолдызлар яңгыры
"Йолдызлык" фестивален яктыртучы "Созвездие -Йолдызлык" журналының җиденче саны кулыма килеп керде.
-
Булачак сәхнә йолдызы
Аның елмаюы күңелне эретә, күз карашы җанга сихәт бирә, хәрәкәтләренең сыгылмалы булуы таң калдыра. Хис-кичерешләрен тамашачыга Диләрә бию аша җиткерә. Сәхнәдә ул чыгыш ясаганда, зал аннан күзен алмый.
-
“Сөй халыкның дөньясын”
Тукай елын озатуга, Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елы игълан ителде. Бу елда да бөек Тукаебызның бай мирасын халыкка җиткерүдә эш тукталмый. Әле шушы көннәрдә генә Олы Кайбыч мәдәният йортында шагыйрьнең тууына 125 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үткәрелде.
-
Уйный-уйный остара
Кайбыч балалар сәнгать мәктәбенең баян классында укый башлавына әле беренче генә ел булуга да карамастан, Булат Сибгатов кулына гармунын алса, яшьтәшләре генә түгел, хәтта үз гомерендә оста гармунчылар белән күп очрашырга туры килгән өлкәннәр дә соклануын яшерми. «Бигрәк моңлы бала инде, өздереп уйный бит, килештерә», - диләр, аңа карап.
-
«Туым җондозы» кабынды
Кайда тудың соң син, керәшен моңы? Безнең җырлар кайчан барлыкка килде икән? Мөган, җыр-моң керәшеннәр белән бергә тугандыр. Гомумән, җырламаган-биемәгән керәшен бармы икән ул? Юктыр, мөгаен... "Туым җондозы" ("Раштуа йолдызы") керәшен җырларын иң оста башкаручыларның Казанда "Ак Барс" яшьләр үзәгендә узган финал фестивале әнә шундый сүзләр белән башланып китте. Алып...
-
БДИ уку йортларына юл ача
Бердәм дәүләт имтиханы тулысынча гамәлгә кертелде инде, ә бу хактагы бәхәсләр әле дә дәвам итә. Мәсьәләгә ачыклык кертү уңаеннан газета укучыларыбыз фикерен ачыкларга булдык.
-
Уйнамый түзеп буламы кулда гармун булганда?!
Якын киләчәктә Кайбыч яшь музыкантлар төбәгенә әйләнер, мөгаен. Район балалар сәнгать мәктәбендә беренче класс укучыларын музыкантлыкка багышлау кичәсендә әнә шундый нәтиҗәгә килдем. Ник дигәндә, мондагы һәр баланың музыкага булган мәхәббәте, укырга көчле теләге күзләреннән күренә.