Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Гореф-гадәтләрне саклыйлар
- Мин сине генә сөям, Зөбәрҗәтем! - Мин дә, Тимерҗан... - Иртәгә мин сиңа яучы җибәрәм. Минеке булырга ризамы син, бергенәм? Вәгъдәме? - Вәгъдә, Тимерҗаным.
-
Фидан белән Ләйлә концерты
4 декабрьдә Кайбыч мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде.
-
Авыл китапханәчесе
Борындык авылы китапханәчесе Алсинә Тимершина шушы көннәрдә Казанга бүләкләнергә барачак. Ул ТР Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан китапханәчеләр арасында үткәрелгән бәйгедә өченче урынны яулады.
-
Яңа йолдызлар кабына
Бу атнаның сишәмбесендә Кайбычта керәшен җырларын иң оста башкаручыларның "Туым җондызы" - "Раштуа йолдызы" фестиваленең зона туры узды.
-
Галия Кайбицкая тавышын ишеттем
"Татарстандагы дәүләт музеенда Кайбыч урманыннан китерелгән мең яшәгән имән төбе бар - еллык боҗралар чорнала-чорнала нинди зурайган, түгәрәкләнгән, ничәмә гасырның серле йомгагына әверелгән". Балалар язучысы Шәүкәт Галиев сурәтләгән әлеге имәнне мин дә быелгы музей практикасы вакытында күреп кайттым.
-
Сөлге чигәм асыл җепләр белән
Район мәдәният йортында "Кайбыч сөлгесе" дигән күргәзмә эшли башлады. Анда районыбызның төрле авылларында чигелгән, Кайбыч төбәгендә яшәүчеләрнең күңел бизәкләре төшерелгән сөлгеләр белән танышырга була.
-
Җырлап ачыла күңел
Концертта чираттагы номерны тәкъдим иттеләр: Борындыктан Әгъзам Тимершин җырлый. Әкрен генә картларча атлап чыккан бабайны күргәч, иң элек "ник интектереп йөртәләр икән бу кадәр карт кешене", дигән уй узды башымнан. Ә инде халкыбызның борынгы җыры "Кара урман"ны бернинди гармунсыз-нисез, микрофонсыз сузып җибәргәч, зал бермәл тынып калды: әйтерсең лә гомер буе...
-
“Бәрмәнчек”ләр сәхнә тота
"Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбленең чыгышына сокланмаган кеше юктыр ул. Аларның 31 октябрьдә Казан шәһәрендә узган концертына "Гөбенә" агрофирмасыннан илле кеше барды. Хезмәт коллективын билетлар белән агрофирма җитәкчелеге тәэмин итте.
-
“Юлдаш” юлда
Район үзәк мәдәният йортының "Юлдаш" төркеме Иске Чәчкаб, Хуҗа Хәсән, Чүти, Ябалак авылларында яшәүче өлкәннәргә концерт куйды.
-
Сөлге чигәм, сөлге
Район мәдәният бүлеге клуб мөдирләре, мәдәният йортлары директорлары арасында иң матур чигелгән сөлгеләргә бәйге үткәрә.
-
Ветераннар җырлый
1 ноябрьдә 13 сәгатьтә район мәдәният йортында өлкәннәрнең иҗат кичәсе була.
-
Биючеләр бии оста
Олы Кайбыч мәдәният йортында хореография түгәрәге үз эшен башлап җибәрде.
-
Музейларда халык мирасы
Халкыбызның мәдәни мирасын туплаган Галия Кайбицкая музее экспонатларга бай булуы, матурлыгы белән килгән кунакларда соклану хисләре тудыра.
-
Җырлап ачыла күңел
"Бездә дә матур итеп җырлаучы, биюче, өздереп гармунда уйнаучы өлкән яшьтәге кешеләр бар. Аларны бергә җыеп ансамбль оештырырга берни комачауламый, бары теләк, оештыручы гына кирәк", - диде муниципаль район башлыгы Җәүдәт Гаффаров, Казаннан килгән "Дуслык" ансамбле чыгышын карагач.
-
«Тамчы-шоу»да – Олы Кайбыч укытучылары
Бәйгеләрдә катнашу һөнәри осталыкны арттыра, киләчәктә иҗади эшләү өчен гүя канатлар куя. Район мәктәпләрендә балаларга белем бирүче укытучыларның төрле дәрәҗәдә үткәрелгән бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясавы турында без газета укучыларыбызны әледән-әле таныштырып торабыз.