Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Багай авылыннан Николай Корбановның Чернобыльдә күргәннәре
Бүгенге көндә районда ике чернобыльче һәм "Маяк" производство берләшмәсендәге авария нәтиҗәсендә радиациягә дучар булган дүрт кеше яши. 26 апрель нурланыш һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу һәлакәтләрне бетерүдә катнашучыларга рәхмәт йөзеннән аларга муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләкләр тапшырыла.
-
Кече Подберезье авылында 4 кешегә икешәр мең сум күләмендә штраф билгеләнде
"Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста", - дигән әйтем бар халык телендә. Район административ комиссиясе халыкка ничә ел шулның мәгънәсен төшендерергә тырыша, әмма арада аңламаучылар да бар әле. Район административ комиссиясенең Кече Подберезье авылында үткәрелгән күчмә утырышында да бу ачык күренде.
-
Кайбычның яшь галимнәре фәнгә тәүге адымнарын ясады
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе үткәргән беренче район фәнни-гамәли конференциясенең "Эзләнү" дип аталуы юкка гына түгел: укучылар җитәкчеләре белән берлектә фәнни эзләнүләр алып бара. Табышлары мактанырлык - проектларның кайберләрен инде бүгеннән үк эшкә җигәргә мөмкин.
-
Алсу Әбүзәрова төзекләндерүнең яңа кагыйдәләре турында
Әле күптән түгел генә Кайбыч муниципаль районының барлык авыл җирлекләрендә дә төзекләндерүнең яңа кагыйдәләре кабул ителде. Иске кагыйдәләр хәзер гамәлдән чыкты. Район административ комиссиясе секретаре Алсу Әбүзәровадан без шул хакта тулырак сөйләвен үтендек.
-
Олы Кайбычта яшәүчеләр чүп-чарны махсус билгеләнгән урыннарга түгәргә өйрәнде
Хезмәт коллективларына билгеләнгән территорияләрне чистарту буенча игълан ителгән өмәгә "Кайбыч таңнары" газетасы коллективы беренчеләрдән булып чыкты - 9 апрельдә үк эшне башлап җибәрдек. Экология һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елында республикада апрель-май айларында игълан ителгән санитар икеайлык вакытында без, табигать дуслары буларак, бу эшнең башында торырга, башкаларны да үз артыбыздан ияртергә...
-
Кайбычтагы спорт комплексы төзелешенең биек коймалары артыннан репортаж
Район үзәгендә төзелүче спорткомплекс белән кызыксынмаган кешене Кайбычта таба алмассың. Биек коймалар артыннан берни күрә алмыйсың: төзүчеләрне дә, аларның ни белән шөгыльләнүләрен дә. Шуңа да кызыксыну көчле. Объект тәүлек әйләнәсе саклана, биредә эш кайвакыт төнгә кадәр тынмый.
-
Авыл кешесе Плюшкин кебек: бәлки кирәге чыгар, дип, кыек яткан бар әйберне кул астына җыярга өйрәнгән
Еллар буе хуҗасына билгеләнмәгән урында торучы тутыгып беткән, көпчәкләре җиргә баткан иске машиналарны күргәнегез бардыр, мөгаен. Әмма хуҗасы өметен югалтмый, кайчан да булса бер ремонтлармын әле дип уйлый. Әнә шулай көн артыннан көн уза...
-
Ни чәчсәң, шуны урырсыңмы?
Яшелчә һәм чәчәк орлыклары тутырылган күпсанлы пакетларның ничек очына чыгарга? Әгәр сезне пакетта язылганнар шикләндерә икән, аны сатып алудан тыелып торыгыз. Пакетның тышкы ягындагы ярлыкта тишелеп чыгү вакыты бер төрле, эчендәгесендә икенче төрле дә булырга мөмкин. Димәк, орлыкның тишелү вакытын ясалма рәвештә арттырганнар һәм бу сезне кыен хәлдә калдырырга мөмкин.
-
Зур Подберезьедагы амбулаториядә капиталь ремонт бара
Безнең илдә амбулатор хезмәт күрсәтүгә нигез 1089 елларда ук салына башлаган икән инде. Чиркәүләрдә урнашкан бүлмәләрдә им-томчылар авыруларны үзләренчә дәвалаган, өйләренә дә барып дәвалау ысулларын кулланганнар, санитар, карантин чаралар үткәргәннәр. Ерак гасырлар дәвамында амбулатор-поликлиника хезмәте камилләшкән генә, бурычлары исә һаман да бер: авырулар гомерен саклау, профилактик эшчәнлек алып бару. Аларның...
-
Кече Мәме авылында мәдәният учагы төзекләндерелә
Авылларда мәдәният йортлары, клублар төзү, ремонтлау буенча республика программасы нигезендә районыбызның Мәлки авылында күп фукцияле клуб төзелде, Мөрәле, Чүти авылларында мәдәният йортлары ремонтланды. Хәзерге вакытта Кече Мәме авылы мәдәният йортында капиталь ремонт бара.
-
Алло, наркоконтроль тыңлый!
18-28 мартта Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дип исемләнгән Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы уза.
-
Газетага түбән бәядән язылып калырга ашык!
Кадерле укучыбыз! 1 апрельгә кадәр «Кайбыч таңнары» һәм «Кайбицкие зори» газеталарына иске бәядән язылсагыз, акчагыз янга калыр, ә яраткан басмагыз ел дәвамында район хәбәрләрен өегезгә җиткерер!
-
Бушлай юридик ярдәм
22 мартта, "Россия юристлары ассоциациясе" гомумроссия җәмәгать оешмасы игълан иткән чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көнендә район халкы үзләрен борчыган юридик мәсьәләләр буенча нотариус, юрист, адвокатка мөрәҗәгать итә ала.
-
Кайбычта буран һәм карлы яңгыр нәтиҗәсендә электр линияләре зыян күргән
Һава торышы кисәк кенә үзгәреп китү һәм явым-төшем аркасында юлларда аварияләр, су басулар машина хәрәкәтенә зыян салды. Бүген иртә белән район үзәгенә эшкә килүчеләр шундый берничә хәлнең шаһитлары булды. Су ерып, урам аша чыгу, эшкә барып җитү күпләр өчен батырлыкка әйләнде.
-
Хезмәтегез халыкка кирәкле
17 март - Сәүдә, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар: