Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Эдуард — иң яхшы һөҗүмче

    Аксубай районында әле җомга-шимбә көннәрендә генә "Алтын алка" кубогына үткәрелгән республика ярышында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең алтынчы класс укучысы Эдуард Воробьев турнирның иң яхшы һөҗүмчесе исеменә лаек булды. Яшь хоккейчы диплом, махсус статуэткага лаек булды.

    Хоккей буенча тренер Илдус Вәлиуллин кул астында алты яшеннән шөгыльләнә башлаган Эдуардның спортны яратуы әнә шундый уңышларга китерә. Башлангыч классларда укыганда ук ярышларда катнаша башлаган үсмер Кайбыч данын Иделаръягы зонасы районнары, республика күләмендә яклый. 2011 елда Татарстан Республикасы укучылары Спартакиадасы кысаларында Сабада хоккей буенча үткәрелгән турнирда Кайбыч районы командасы составында бронза медальгә лаек булуы да тырышлыгы, ныклы ихтыяр көчле булуында. Узган ел 2000 елгы укучылар командалары арасында барган район чемпионатында Олы Кайбыч мәктәбе командасы район чемпионы, ә безнең Эдуард иң яхшы һөҗүмче булып танылды.

    Кечкенәдән спортны яратып үскән Эдуард хоккейда гына түгел, остазы Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары командасы составында район буенча үткәрелгән "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесендә өч ел рәттән беренче урынны яулады. Киләчәктә бәлки ул да Данис Зариповлар кебек Татарстан данын яклар, төрле чемпионатларда катнашыр әле.

    - Мин үземне спорттан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Остазым Илдус абыйга рәхмәтем зур. Хоккей буенча тренировкаларга, ярышларга яшьтәшләрем белән бик теләп йөрибез, - ди Эдуард.

    Яшь спортчыга киләчәктә дә бары уңышлар юлдаш булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: