Чиратта торыргамы, әллә инде...
Торак-коммуналь, элемтә, электрэнергиясе, газ хезмәтләре өчен түләргә исәп-хисап счетлары килгәч, Саклык банкына һәм почта элемтәсе бүлегенә йөгерәбез. Районда яшәүчеләрнең күпчелеге нәкъ шулай эшли.
Сүзләремнең дөреслеген расларга теләп, редакциянең реклама буенча белгече Рамия Сөнгатуллинадан да ут, газ, салымнар өчен акчаны кайда түләве турында сораштым. Өендә компьютеры булмагач, ул барлык төр түләүләрен дә элеккеге гадәт белән түли икән. Коллективтагы бар кешедән дә сорап чыксам, шундыйрак җавап ишетер идем. Югыйсә, редакциябездә яңа технологияләрне кыю кулланучы, һәр яңалыкны тиз отып ала торган кешеләр эшли. Безгә күрсәтелгән хезмәтләр өчен офистагы компьютердан яисә өйдән чыкмыйча гына Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, интернет челтәрендәге httr://uslugi.tatarstan.ru адресы аша да түләп була. Район башлыгы да узган планеркаларның берсендә җитәкчеләргә интернет аша түләүгә күчү бурычын куйды. Бу безгә алтынга тиң минутларны янда калдырырга мөмкинлек бирә.
- Иң мөһиме, яңача түләүне үзеңнән башларга кирәк. Түрәләр, учреждениеләр хезмәткәрләре шулай пассив икән, пенсионерлар белән ничек эшләргә? - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Афанасьевка, Симәки авылларында яшәүчеләргә бу портал торак- коммуналь хезмәтләр өчен күпме акча исәпләнүе, шәхси счет белән идарә итү, счет-фактурага үзгәрешләр кертү, барлык түләүләр тарихын электрон рәвештә сакларга мөмкинлек бирә. "Шәхси кабинет" ачасың да, акча күчүнең бар процедурасын үзең күзәтә аласың. Шәхси кабинетны теркәү өчен, кәрәзле телефон номерын күрсәтергә кирәк, аңа пароль җибәрәчәкләр. Ә инде аны ачарга теләмәсәң, квитанциядә күрсәтелгән шәхси счет номерын, түләү суммасын кертү дә җитә. Түләүне кертү өчен теләсә нинди банк карточкасын кулланырга мөмкин. Түләүдән соң квитанция формалаша, аны кирәк чакта бастырып чыгарырга була. Бу җиңел дә, тиз, ышанычлы да. Cорауларыгыз булса, Кайбыч торак- коммуналь хуҗалыгына шалтыратыгыз. Телефон: 2-13-21.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев