Хөрмәтле Альберт Илгизәрович!
Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә тирән хөрмәтебезне белдереп, иң изге теләкләребезне җиткерүебезгә шатбыз. Кешеләр белән эшләү җиңел түгел, ул зур җаваплылык һәм сабырлык таләп итә. Ә район җитәкчесе булу — икеләтә җаваплы хезмәт. Ул югары оештыру сәләтенә, кешеләрне берләштерә белүгә, көч-куәткә һәм фидакарьлеккә ия булуны сорый. Чөнки һәр көнне төрле дәрәҗәдәге күпсанлы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә.
Алга таба да хезмәтегез нәтиҗәле булып, кайбычлыларның тормыш сыйфатын күтәрүгә, аларның киләчәк көнгә ышанычын ныгытуга юнәлсен! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, туган ягыбыз һәм аның халкы иминлеге хакына куйган барлык планнарыгызның уңышлы тормышка ашуын телибез. Халкыбызның ышанычы һәм ярдәме эшегездә көч-куәт бирсен, гаиләгезнең ихлас аңлавы, кайгыртуы күңелегезне җылытып, яңа уңышларга рухландырсын! Районыбыз чәчәк атсын, ә ирешелгән казанышлар алдагы яңа үрләрне яуларга ышаныч өстәсен!
Тирән хөрмәт белән:
район Советы һәм башкарма комитеты коллективлары
Нет комментариев