Хәбәрләр

Әче торма нәрсәдән файдалы

Борынгы греклар Аполлон алтарына өч төрле тамыразык — чөгендер, кишер һәм әче торма алып килгән.

Әче торманы Мисыр пирамидаларын төзүчеләргә биргәннәр. Борынгы греклар аны төшке ашка кадәр ашарга кирәк дип уйлаганнар, чөнки аның ашказаны эшчәнлеген яхшыртуын белгәннәр.

Борынгы халык табиблары бөер һәм үт куыгында булган ташларны әче торма суы белән эретеп куган. 

Без әче торманы күбрәк салкын тигәч кенә искә алабыз. Ул какырыкны кубара, аны җиңелрәк чыгарырга ярдәм итә һәм бер дә бетми торган, озакка сузылган ютәлне дәвалый. 

Гиппократ үзе үк үпкә авыруларын, корсак куышлыгына су җыелуны дәвалаганда әче торманы файдалы дип санаган. Диоскорид та ютәлне бетерү һәм күрү сәләтен яхшырту өчен әче торманы тәкъдим иткән. 

Элек, әле бүгенге шикелле фармацевтика препаратлары булмаганда, халык медицинасы әче торманы бик актив кулланган.


Нет комментариев