Бәрлебашы авылында гомер итүче кадерле тормыш иптәшем, әтиебез Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллинның гомер бәйрәме — 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Кадерлебез! Син — киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын телибез. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Сайламадың юлның такырларын,
Елга агымына йөзмәдең.
Авырлыклар сине куркытмады,
Үз юлыңны үзең бизәдең.
Күпләр микән синең кебек
Изге җанлы, олы йөрәкле,
Без бит сине өзелеп яратабыз,
Син бит безгә бик тә кирәкле.
Синнән күчкән яктылыктан
Нур сибелә тирә-юньгә.
Кайгы-хәсрәт күрми генә
Яшик шулай бергә-бергә.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Эльмира, улларың Салават, Сәйдәш, кызың Зилә. Безнең теләкләргә әниебез Гөлсинә дә кушыла
Нет комментариев