Бәрлебашы мәктәбенең 8–9 класслары укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү көне мавыктыргыч сәяхәткә әверелде.
Кайбычтагы кадрлар үзәге оештырган чара кысаларында укучылар район Советы һәм полиция бүлеге эшчәнлеге белән танышты, төрле һөнәрләр турында мәгълүмат алды, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән аралашты.
Киләчәктә кем булырга? Кайсы һөнәрне сайларга? Үз сәләтеңне кайсы өлкәдә тулырак ачарга мөмкин? Мәктәп елларында һәркемне уйландыра торган бу сорауларга җавап табу өчен һөнәрләр белән танышу, белгечләр белән аралашу һәм төрле эшчәнлек юнәлешләрен өйрәнү мөһим.
Кадрлар үзәгендә укучылар мәшгульлек хезмәтенең мөмкинлекләре һәм эшчәнлеге турында белде, һөнәри юнәлешне билгеләү буенча тест узды, кызыклы уенда катнашты. Биремнәрне үтәгәндә алар үзләренең кызыксынулары һәм сәләтләре турында уйланды, киләчәктә нинди эш белән шөгыльләнергә теләүләрен күзалларга тырышты.
Һөнәр сайлауга юнәлдерелгән чара район Советына экскурсия белән дәвам итте. Биредә укучылар җирле үзидарә органнарының эшчәнлеге белән танышты, район тормышы, аны үстерүгә юнәлдерелгән эшләр һәм җитәкчелекнең җаваплылыгы турында күбрәк белде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән очрашу балалар өчен аеруча истәлекле булды. Бәрлебашы мәктәбе — аның туган мәктәбе. Альберт Рәхмәтуллин мәктәп елларын искә төшерде, укучыларның уңышларына сөенүен белдерде.
— Мин укуны тәмамлаганда, Бәрлебашы мәктәбе урта мәктәп иде. Хәзер ул төп гомуми белем бирү мәктәбе. Мин аны алдынгы мәктәпләрнең берсе дип әйтер идем. Биредә тирән белемле, тәҗрибәле укытучылар эшли, сәләтле балалар укый. Спортчылары да күп, — диде Альберт Рәхмәтуллин.
Укучылар район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Аның җитәкче вазифасына килүе, эшендә нинди принципларга таянуы, тормыш девизы, булачак һөнәрен ничек сайлавы белән кызыксындылар.
Альберт Рәхмәтуллин белән әңгәмә балаларга җитәкче хезмәтенең асылын яхшырак аңларга ярдәм итте. Теләсә кайсы һөнәрдә уңышка ирешү өчен белем, тәҗрибә, тырышлык һәм җаваплылык кирәк. Ә туган ягыңның үсешенә өлеш кертү — аеруча зур әһәмияткә ия.
Чираттагы тукталыш полиция бүлегендә булды. Биредә укучылар эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең көндәлек эшчәнлеге белән танышты һәм полиция хезмәтенең күпкырлы булуына инанды. Алар урамнарда җәмәгать тәртибен саклау белән генә чикләнми. Биредә тикшерүчеләр, дознавательләр, криминалист-экспертлар, кинологлар, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм башка белгечләр хезмәт куя. Һәрберсенең үз бурычы, үз җаваплылыгы бар.
Укучылар полиция хезмәткәре булу өчен кайда белем алырга, нинди имтиханнар тапшырырга һәм булачак белгечләргә куелган таләпләр турында белде. Махсус уку йортларына керү, һөнәри әзерлек узу мөмкинлекләре турында да сөйләштеләр. Тәҗрибәле инструкторлар тирда балаларга полиция хезмәткәрләренең күнегүләр узу шартларын күрсәтте.
Миграция пунктына да керделәр. Биредә балалар Россия Федерациясе гражданының төп документы — паспорт рәсмиләштерү һәм бирү тәртибе белән танышты.
Бер көн эчендә укучылар төрле һөнәрләр, үзләрен кызыксындырган мөмкинлекләр турында яңа мәгълүмат туплады.
Бәлки Бәрлебашы мәктәбе укучылары киләчәктә районның тәҗрибәле белгечләренә әйләнер, алар арасында җитәкчеләр дә булыр. Иң мөһиме — үз юлыңны табу, белем алудан туктамау һәм сайлаган эшеңне яратып башкару.
Нет комментариев