Башкортстанда ат катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән
Хәбәрләр

Башкортстанда ат катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Башкортстанның Гафури районында «Лада Приора» автомобиленең балигъ булмаган йөртүчесе атны бәрдергән.

Авария нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән хәбәр итә.

Авария Архангел — Красноусол автомобиль юлының 36нчы чакрымында килеп чыккан. Машина атны бәрдергәннән соң юл читенә төшеп киткән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче һәм аның 18 яшьлек ике пассажиры зыян күргән. Аларны хастаханәгә озатканнар.

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, авариянең барлык сәбәпләре ачыклана.

 


Нет комментариев