1 сентябрь — Белем көне.
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
— Хөрмәтле укытучылар, ветеран-педагоглар, ата-аналар, укучылар! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исемемнән Белем көне белән котлыйм. Һәр елны 1 сентябрь җитте исә, без иң җылы хисләр белән мәктәптә укыган елларны, яраткан укытучыларыбызны, җанга якын сабакташларыбызны искә төшерәбез. Тормышыбыздагы мөһим вакыйгалар, файдалы, мәрхәмәтле гамәлләр башлангычларының күпчелеге күңелебезгә шул чорда салынган. Чөнки мәктәп — белем туплау, иҗади ачышлар ясау, кыю эшләр ниятләү, ихластан дуслашу өчен чиксез мөмкинлекләр бирә торган могҗизалы бер галәм.
Беренче класс укучыларына киң һәм якты белем дөньясы буйлап сәяхәтләре вакытында бары зирәк һәм тирән белемле укытучылар, ышанычлы дуслар юлдаш булуын, киләчәктә камил шәхес дәрәҗәсенә күтәрелүләрен, уңышларга ирешүләрен телим. Безнең райондагы барлык мәктәпләрдә дә көндәшлеккә сәләтле балалар тәрбияләү өчен тиешле шартлар тудырылган.
Бөек илебез һәм газиз республикабызга тугры ватанпәрвәрләр, намуслы һәм вөҗданлы, алгарыш хакына игелек кылуны максат иткән, халыкның рухи хәзинәләрен ныклы таяныч дип таныган, иҗади фикерле, гамьле яшьләр тәрбияләү бүгенге көндә аеруча зур әһәмияткә ия. Укытучыларга, мәгариф системасының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына фидакарьләрчә хезмәт куюлары өчен олы ихтирамымны һәм рәхмәтемне белдерәм! Яңа уку елы зур казанышлар алып килсен, иҗади җиңүләргә рухландырсын!
Сезгә тынычлык, бәхет һәм иминлек телим! Белем көне котлы булсын!
Нет комментариев