Бүген Татарстанда томан, яңгыр һәм кырау көтелә
Хәбәрләр

Бүген Татарстанда томан, яңгыр һәм кырау көтелә

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, көндез кайбер районнарда бераз яңгыр явачак.

Иртән республиканың аерым районнарында томан күзәтелергә мөмкин. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, көндез аның тизлеге кайбер урыннарда 13 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстанның аерым районнарында һавада һәм туфракта 0-1 градуска кадәр кырау көтелә.

Көндез һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев