Казанда мотоцикл һәм җиңел машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, мотоцикл белән идарә иткән курьерны хастаханәгә озатканнар.
Авария 30 августта Губкин урамындагы 57А йорты янында булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә.
Хокук сакчыларының мәгълүматларына караганда, Honda мотоциклының 29 яшьлек йөртүчесе бер полосадан икенчесенә күчкәндә Mazda автомобиленә юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Якынча мәгълүматлар буенча, җиңел машинаның 20 яшьлек йөртүчесе мотоцикл белән бер үк юнәлештә хәрәкәт иткән һәм имин тизлекне сайламаган.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев