2026 елда Татарстанда минималь хезмәт хакы: күләме һәм нәрсәгә йогынты ясый
Хәбәрләр

2026 елда Татарстанда минималь хезмәт хакы: күләме һәм нәрсәгә йогынты ясый

Татарстанда минималь хезмәт хакы ел саен яңадан карала.

Бу күрсәткеч үзгәрү хезмәткәрләрнең эш хакына гына түгел, ә берничә социаль түләүгә дә йогынты ясый. 2026 елда Татарстанда минималь хезмәт хакы күләме нинди һәм ул кайсы өлкәләргә кагыла. Бу хакта тулырак — «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Минималь хезмәт хакы нәрсә ул

Минималь хезмәт хакы — дәүләт тарафыннан билгеләнгән минималь сумма, аны эш бирүче тулысынча үтәлгән айлык норма өчен хезмәткәргә түләргә тиеш. Сүз тулы ставкада эшләүче һәм үзенең вазифаи бурычларын үтәүче хезмәткәр турында бара.

Минималь хезмәт хакының төп бурычы — нигезләнмәгән түбән рәсми хезмәт хакы билгеләнүенә юл куймау. Моннан тыш, бу күрсәткеч дәүләт социаль сәясәте алымнарының берсе буларак та кулланыла.

Минималь хезмәт хакы ничек исәпләнә

Минималь хезмәт хакы күләме медиана хезмәт хакын исәпкә алып билгеләнә. Аның күләмен Росстат алдагы ел мәгълүматлары нигезендә исәпли.

2021 елдан башлап минималь хезмәт хакын билгеләгәндә медиана хезмәт хакының 42 процент нисбәте кулланыла. Шул ук вакытта, билгеләнгән пропорция биш елга кимендә бер тапкыр яңадан каралырга тиеш.

Минималь хезмәт хакы күтәрелгәндә нәрсә үзгәрә

Минималь хезмәт хакының үзгәрүе берьюлы берничә өлкәгә кагыла:

— хезмәт хакы: эш бирүче хезмәтнең айлык нормасын тулысынча үтәгән хезмәткәргә рәсми рәвештә билгеләнгән минималь дәрәҗәдән кимрәк түли алмый.

— социаль түләүләр: Минималь хезмәт хакы күләме бер төркем пособиеләрне исәпләп чыгарганда исәпкә алына. Аерым алганда, бу күрсәткеч вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләрне, шулай ук йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләрне билгеләгәндә кулланыла. Шуңа күрә минималь хезмәт хакын арттыру тиешле түләүләрнең үсүенә китерә.

— кайбер штрафлар һәм мәҗбүри түләүләр. Аерым очракларда санкцияләр һәм түләүләр күләме минималь хезмәт хакы белән бәйле. Шул рәвешле, күрсәткечнең үзгәрүе оешмаларның финанс йөкләмәсенә дә йогынты ясарга сәләтле.

2026 елда Татарстанда минималь хезмәт хакы

2026 елда Татарстанда минималь хезмәт хакы 27 093 сум тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч 2024 елгы медиана хезмәт хакының 48 процентына туры килә.

Шул рәвешле, минималь хезмәт хакын күтәрү ялланып эшләүчеләр өчен дә, эш бирүчеләр өчен дә мөһим. Хезмәткәрләр өчен бу күрсәткеч рәсми эш хакының түбән чиген билгели, ә оешмалар өчен хезмәт хакы түләү һәм аерым мәҗбүри түләүләр белән бәйле чыгымнарга йогынты ясый.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев