Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бортаслылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларын искә алды

Бүген районыбызның барлык авылларында, шул исәптән Бортаста да, Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алдылар. Бу авылдан фронтка 100 кеше киткән булса, 46сы яу кырында ятып калган. Ни кызганыч, сугыш ветераннарының берсе дә бүгенге көндә исән түгел.

Тантаналы митингка җыелган халыкны сәламләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева килгән иде. Мәктәп укучылары, балалар иң матур җырларын башкарды, шигырьләрен сөйләде. Митингтан соң, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары бәйрәм табыны артына җыелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бортаслылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларын искә алды