Бүген Татарстанда +12 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Хәбәрләр

Бүген Татарстанда +12 градуска кадәр җылы булуы көтелә

20 октябрьдә Татарстанда алмашынып торучы болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми.

Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төньяк-көнчыгыштан искән җил төньяк-көнбатышка күчә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итәчәк.

Һава температурасы +7..+12 градустан артмаячак.

 


Нет комментариев