Бүген Татарстанда антициклон алып килгән аномаль җылы һава торышы сакланачак.
Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада кабат алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Сизелерлек явым-төшем фаразланмый.
Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә искән җилнең көндезге сәгатьләрдә кайбер урыннарда 12 метрга кадәр җитәчәк.
Җылы төннән соң (+5..+10 градус) төбәктә һава температурасы көндез +19..+24 градуска кадәр күтәреләчәк.
Нет комментариев