Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел хаҗ сәфәре кылган ханым хатирәләре белән уртаклаша

Быел миңа хаҗ кылырга насыйп булды. Анда берьюлы ике миллионлап кеше килгән иде. Шуның турында сезгә дә сөйләп китәсем килде... "Кешеләргә Аллаһ каршында Йортка хаҗ кылу тиешле, әгәр дә алар бу юлны булдыра алсалар" (Әл-Гыйм­ран сүрәсе, 97нче аять).

Зөлхиҗә аеның беренче яртысында дөньяның барча почмак­ларыннан мөселманнар хаҗ кылырга җыела. Мәккә урамнарын тутырып, мөселманнар "Әл-Харам"мәчетенә агыла. Мәчеттә Кәгъбә тирәли җиде тапкыр әйләнәләр. Халык күп, халык төрле: ак тәнлеләре, сары, кара тәнлеләре, төрле милләт кешеләре, төрле телләрдә сөйләшәләр.Халык дулкынына син дә килеп кушыласың, башкалар белән бергәләп, Кәгъбә тирәли әйләнәсең, Сафа белән Мәрва арасында йөрисең. Бу - хаҗ гамәлләренең бер өлеше.Монда халык сабыр, берәү дә сине битәрләми, ни булса да елмаеп кына куя. Чөнки бары да ихрамда, хаҗ кыла. Ә хаҗи кеше өчен тыюлар бар: тавыш күтәрмәскә, әрләшмәскә, бу изге җирдәге хайваннарны ауламаска, үләннәрен өзмәскә. Хаҗ кылу урынына җыелган кешеләр бер-берсенә ихтирамлы, дустанә, әдәпле.
Мәккә урамнарының ике ягында кибетләр тезелгән. Ул кибетләр көннәрен дә төннәрен дә ачык, мин аларның бикләп куя торган ишекләрен күрмәдем. Кибет хуҗалары ягымлылар, тизрәк хезмәт күрсәтергә ашыгалар. Ә инде азан тавышы ишетелә башласа, сәүдәне шунда ук туктаталар, тәһарәт алып,намазга басарга ашыгалар. Урамнарда хәрәкәт туктый, кешеләр асфальтка намазлык­ларын җәя. Кеше малына кул сузу яисә ялганлап үзеңә үзләштерү, кешедән көлү, начар сүзләр әйтеп рәнҗетү, яла ягулар, гайбәт сөйләү, гомумән, тыелган нәрсәләр. Дин күркәм яшәү рәвешенә чакыра, нәрсә яхшы, нәрсә начар, нәрсә дөрес, нәрсәнең дөрес булмавын күрсәтә. Башка кешеләрне хөрмәт итәргә һәм гаделлектә торырга, хайваннарга яхшы мөнәсәбәт күрсәтергә, табигатьне, үсемлекләрне сак­ларга өйрәтә.
Хаҗ көннәре бик тиз узып китте, Мәккәдән китәргә дә вакыт җитте. Әмма Гарәпстаннан чыгып киткәнче, Мәдинәгә кереп чыгасы бар әле - Пәйгамбәребез шәһәренә...
Бу сәфәребез дә бик кадерле, истәлекле сәфәр булды. Коръән иңгән җирләрдә булу, мәчетендә намазлар уку - күп әҗерле изге гамәлләрдән санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел хаҗ сәфәре кылган ханым хатирәләре белән уртаклаша