Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Галим Назыйм Ханзафаровны туган авылы Олы Кайбычта җирләделәр

Бүген танылган якташыбыз, Татарстан Дәүләт гербы идеясе авторы, ТР Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, озак еллар ТР Фәннәр академиясендә эшләгән галим Назыйм Ханзафаровны кендек каны тамган туган ягы туфрагында – Олы Кайбыч авылы зиратында җирләделәр.

Көндезге сәгать унбердә Казанда хезмәттәшләре, дуслары катнашында матәм мәрәсиме узган. Газиз әтиләрен соңгы юлга озатырга кайткан уллары Линар белән Илшат Ханзафаровлар әйтеп узганча, җәсәден туган авылында, әнисе янында җирләү әтиләренең соңгы васыяте булган. Авыл зиратында район башлыгы

Альберт Рәхмәтуллин, авылдашларыбыз, туганнары каршы алды. 

Республикабыз тарихында, фән, мәдәният өлкәсендә тирән эз калдырып киткән галим Назыйм Ханзафаров гомер буе туган ягы белән горурланып яшәде. Ул башкалардан сабырлыгы, акыллы булуы белән аерылып тора иде. Әле узган ел гына аны халкыбыз исеменнән 85 яшьлек юбилее белән котлап, рәхмәтләребезне җиткереп, хөрмәтебезне белдереп кайткан идек. Урыны оҗмахта булсын. Назыйм Габдрахман улының якты истәлеге халкыбыз күңелендә мәңге яшәр, -диде Альберт Илгизәрович, журналистлар белән әңгәмәсендә. 

Мәрхүмнең туганы Фирдәүсә ханым да Казаннан кайткан. Аның бүгенге көндә Кече Кайбыч авылында яшәүче 97 яшьлек әнисе Рәшидә апа белән Назыйм абыйның әнисе Фәйрүзә бертуганнар булган. 

Соңгы берничә елда ул коляскада гына утыра иде инде, сөйләшә дә алмады, телен аңлап булмады. Назыйм абый, вафатына биш көн кала гына, ун көн сырхауханәдә ятып чыккан иде. 30 декабрьдә үз өендә төштән соң җан бирде. Үләр алдыннан ике көн хәле бик авырайды. Алтмыш елдан артык гомер иткән хатыны Гүзәлия, күзләрен чак кына ачкан иренә карап, җаным, хәлеңе ничек кенә җиңеләйтим икән соң, дип кулларыннан сыйпап утырды. Алар бик матур гомер кичерделәр. Ике ул тәрбияләп үстерделәр. Линарлары- медицина юлыннан китте, хәзер пенсия яшендә инде, төпчек уллары Илшат — архитектор. 

Җиназа намазын район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин укыды. Уллары, әтиләрен шулай зурлап соңгы юлга озатырга килгән Альберт Рәхмәтуллинга, Кайбыч халкына тирән рәхмәтләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев