Белем иленә хәерле юл!
Илмас Хәмидуллин, мәгариф бүлеге начальнигы, гомумроссия мәгариф профсоюзының территориаль оешмасы:
— Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Балалар да, өлкәннәр дә бер үк дәрәҗәдә яратып һәм көтеп алган бәйрәм — Белем көне уңаеннан чын күңелдән теләнгән котлауларны кабул итегез!
1 сентябрь — беренче класс укучылары өчен дулкынландыргыч, шатлыклы бәйрәм, быелгы чыгарылыш укучылары өчен якты өметләр белән тулы көн, барлык укучылар өчен күптән көтелгән очрашулар көне. Бу бәйрәм чәчәк бәйләмнәренең ачык төсләре, яңа дәреслекләр һәм дәфтәрләр исе, мәктәп кыңгыравының тәүге чыңлавы белән үрелеп бара.
Сентябрьнең беренче көне, чыннан да, барыбыз өчен дә уртак бәйрәм. Аңа балалар да, өлкәннәр дә бертигез җаваплылык хисе белән карый. Кеше нинди генә уңышларга һәм биеклеккә ирешсә дә, аларга ирешүнең башлангычы булып мәктәп тора. «Олы тормышка юл мәктәп бусагасыннан башлана» — бу юллар белән һәркем ризалашыр. Нәкъ менә мәктәптә без дөньяны һәм үзебезне танып беләбез. Монда без чын дуслар табабыз һәм безнең өчен эш — гамәлләр үлчәме булган укытучыны очратабыз. Үз эшләренә тугрылык саклаган Кайбыч районы педагоглары яшь буынны укыту һәм тәрбияләүнең мөһим миссиясен намус белән үти, тирән белемнәре белән беррәттән, балаларда рухилык, туган якка мәхәббәт тәрбиялиләр, дөрес тормыш юлын сайларга ярдәм итәләр.
Кадерле укучылар! Яңа уку елы сезгә тирән белем, кызыклы ачышлар, иҗади уңышлар китерсен. Беренче сыйныф укучыларының белемгә юллары якты һәм шатлыклы булсын. Бу уку елы сезнең барыгыз өчен дә яңа биеклекләрне яулау өчен башлангыч нокта булып торсын! Куйган максатларыгызга ирешегез һәм бүгенге көндә белемнең тормыш уңышының нигезе икәнлеген онытмагыз!
Хөрмәтле педагоглар, сезгә һөнәри үсеш, сәләтле һәм рәхмәтле укучылар, ә әти-әниләргә үз балаларының уңышларына мөмкин кадәр ешрак шатлану, аларның казанышлары белән горурлану насыйп булсын дигән теләктә калабыз! Яңа уку елы уңышларга бай булсын!
Нет комментариев