Олы Кайбычта узган Хезмәт һәм батырлык фестивале күңелдә җылы хисләр калдырып узып китте.
Иң мөкатдәс нәрсә – хезмәт кешеләрен зурлауга багышланган әлеге фестивальдә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр, яшьләр, хезмәт коллективлары, пенсия яшендәге өлкәннәребез катнашты. Бәйрәмгә гаиләләре белән килүчеләр дә күп иде. Бу фестиваль намуслы хезмәте белән районыбызның бүгенгесен һәм киләчәген тудыручыларга дан җырлауга багышланды.
Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында узган фестиваль Кайбычта әле беренче тапкыр гына үткәрелде. Аның төп геройлары төрле һөнәр ияләре – савымчылар, механизаторлар һәм янгын сүндерүчеләр, сатучылар һәм икмәк пешерүчеләр, машина йөртүчеләр һәм ветеринария табиблары һәм башкалар. Алар һәркөнне хезмәт урыннарында илебезнең куәтен арттыру, табыннарыбызны мул итү өчен фидакарь хезмәт куя.
Хезмәт кешесенә дан җырлаучы фестивальнең Олы Кайбычның иң матур урыны– яңартылган паркта узуы символик мәгънәгә ия. Әле кайчан гына сазлыклы урын булган бу җир хәзер авыл халкы рәхәтләнеп ял итәрлек искиткеч матур урынга әйләнгән. Анда спорт мәйданчыгы да, балалар өчен төрле уен комплексларын үз эченә алган мәйданчыклар да, тирә-юнен берсеннән-берсе матур декоратив үсемлекләр бизәүче ял итү зоналары да, суында балыклар йөзүче тирән күле дә бар. Бу паркта төрле чаралар үткәрү өчен сәхнә ясалган, тамашачылар өчен эскәмияләр куелган. Әлеге иҗтимагый киңлек Кайбычның боз сарае янында урнашкан.
Фестиваль көнне әлеге паркны рәсми рәвештә ачу тантанасы да булды. Кайбычлыларның шатлыгын уртаклашырга килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Айрат Зарипов, Айдар Таһиров та паркның бөтен шартларга туры китереп эшләнелүен югары бәяләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кунакларны паркның һәр почмагы белән диярлек таныштырды. Алар балаларның шау-гөр килеп уйнавын, яшьләрнең бергәләп күңел ачуын үз күзләре белән күрде. Спорт мәйданчыкларында укучылар җитезлектә, тизлектә ярышты, ГТО нормаларын тапшырды. Паркның һәр зонасы фестивальнең аерым мәйданчыгына әверелде.
Күл тирәсендә дә халык күп иде. Авыл җирлекләренең ветераннар советлары рәисләре, аларның лидерлары Рушания Лотфуллина да шунда. Барысының да кулларында скандинавия таяклары. Өлкән яшьтә дә сәламәт яшәү рәвеше алып баручы пенсионерларны бу яктан да безгә үрнәк итеп куярлык. Чын мәгънәсендә тынгысыз җаннар алар.
"ЭКО" мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары модельләштерү берләшмәсенә йөрүче мәктәп укучылары ясаган судомодельләрне суда йөздерде. Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Камилә Сафиуллина һәм Айгөл Солтанова, рәсем сәнгате һәм борынгы интеллектуаль уен серләрен ачып, балаларны рәсем сәнгате һәм шахмат дөньясына җәлеп итте. Ә түгәрәк беседкада мәдәният бүлеге хезмәткәрләре иҗади мастер-класслар үткәрде. Анда теләгән һәркем үзен декоратив һәм гамәли сәнгатьтә сынап карый алды. Олы Урсак авылы китапханәчесе Гөлфирә Хәмзина сугышчыларга махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен тактик беләзекләр ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
Фестивальнең тантаналы өлеше башланып китте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин халкыбызга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле республика Электрон мактау тактасына кертелү турындагы таныклыклар тапшыру булды. Бу – үзебезнең районда гына түгел, ә республика күләмендә танылу алган фидакарьләрнең күпьеллык намуслы хезмәтенә бирелгән югары бәя.
–Бүген без алдынгы хезмәтчәннәребезгә хөрмәт күрсәтергә җыелдык. Кайбычлылар Татарстан һәм Россиянең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә. Безнең аграрийлар республика буенча иң яхшы унлыкка керә, ә терлекчеләр – беренче бишлектә! Һәр көнне бер сыердан 30 литрдан артыграк сөт савалар. Хезмәт героизмының матур үрнәкләре күп бездә. Сезнең алда баш иябез, – диде Альберт Рәхмәтуллин.
Бу көнне үз һөнәрләренең күренекле вәкилләре лаеклы бүләкләрен алды. Аларның исемнәре республикадагы хезмәт даны тарихының бер өлешенә әверелде.
– Электрон мактау тактасы кертелү –зур дәрәҗә ул. Татарстан Республикасындагы бу башлангыч – безнең иксез-чиксез Россиянең барлык төбәкләре өчен дә үрнәк, – диде депутат Максим Топилин, таныклыкларны тапшырганда.
– Кайбыч районында яшәү һәм анда гомер итүчеләрнең иминлеге сагында тору – минем өчен зур горурлык. Безнең районда уңайлы яшәү шартлары өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Туган районыбызның киләчәктә дә чәчәк атуын телим, – диде бүләкләнүчеләр исеменнән чыгыш ясаган янгын сүндерү часте хезмәткәре Айнур Низаметдинов.
Хезмәт һәм батырлык фестивале эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә намуслы хезмәт куючыларга Рәхмәт әйтү көненә әйләнде. Нәкъ менә шундый фидакарьләр районының көчен һәм абруен тәшкил итә дә инде.
Бәйрәм "Созвездие – Йолдызлык" республика проекты артистларының концерты белән тәмамланды.
Нет комментариев