Бүген республика районнары укытучылары Кайбыч районының Кошман авылы мәктәбенә җыелды.
Бу мәктәптә «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе — 2026» һөнәри осталык конкурсының йомгаклау этабы узды.
Конкурс финалында 8 укытучы һәм 4 тәрбияче үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтте. «Авыл укытучысы» исеме өчен Азнакай районының Урманай авылы мәктәбенең тормыш иминлеге дәресләре укытучысы Дамир Төхбәтуллин, Актаныш районының Пучы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ангелина Шәрифуллина, Әлки районының Базарлы Матак мәктәбенең математика укытучысы Гүзәл Садриева, Апас районының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәров, Балтач районының инглиз теле укытучысы Альбина Садыйкова, Түбән Кама районының Шәңгәлче мәктәбенең физика, математика укытучысы Лилия Абунагимова, Питрәч районының Шәле мәктәбенең биология, химия мәктәбе укытучысы Наилә Җәләлиева, Сарман районының Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Нәҗметдинова көрәште.
«Авыл тәрбиячесе» бәйгесендә Балтач районының Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Гатауллина, Кукмара районының Чишмәбаш авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Дәүләтшина, Нырья балалар бакчасы тәрбиячесе Марина Егорова, Питрәч районының Көек балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Гафурова катнашты. Бу тәрбиячеләр Кошман балалар бакчасында осталыгын күрсәтте.
Педагогларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин сәламләде. Жюри әгъзалары- жюри рәисе, «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирү бүлеге начальнигы Роза Шәяхмәтова, милли белем бирү бүлеге начальнигы Энҗе Гыйззәтуллина, Татарстанның халык укытучысы Кәмәрия Хәмидуллина, «Мәгариф» журналы редакторы Гөлүсә Закирова һәм башкалар бәя бирде.
Җиңүчеләрнең исемнәрен 2 октябрьдә Казанда Укытучылар көне уңаеннан үткәрелүче республика күләмендәге тантанада игълан итәчәкләр.
Бәйгене ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, «Мәгариф» журналы үткәрә.
Нет комментариев