Хокук бозучы суд утырышына килмәсә дә, закон җәзасыннан кача алмады.
Агымдагы елның 13 августында Кайбыч җәмәгать судында Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Ф. Гарифуллинга карата административ эш каралды.
Ул РФ Административ хокук бозу турындагы кодексының 12.8 статьясының 1 өлеше буенча гаепле дип табылды. Төнге маҗаралар ничек башланган? Бу елның 13 июнендә иртәнге сәгать биштә ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Илфат Әхмәтов Морза Бәрлебашы авылының 1 Май урамында чит ил маркалы машинаны туктата. Документларны тикшергән вакытта, машина йөртүчедән спиртлы эчемлек исе килүе ачыклана. Тәртип сакчысының шиген машина йөртүченең каушап калуы да раслый. Закон тәртибен бозучы махсус прибор (алкотестер) аша тикшеренү узудан да, үзәк больницада медицина тикшерүе үтүдән дә баш тарта. Йөртүченең бу гамәлләре тулысынча видеоязмага теркәлә. Автоинспектор аны машина белән идарә итүдән читләштерә.
Җәмәгать судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева билгеләгән вакытка Ф. Гарифуллин суд утырышына килми һәм моның сәбәпләрен дә аңлатмый. Шуңа күрә эшне аннан башка гына карыйлар. Суд карары нигезендә, Ф. Гарифуллин 1,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. Моннан тыш, аңа 45 мең сум күләмендә административ штраф салынды.
Әлеге очрак тагын бер кат кисәтә: эчкән килеш руль артына утыру – җинаять, ә законнан качып калу мөмкин түгел!
Нет комментариев