Олы Урсак авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр
Дин һәм тормыш

Олы Урсак авылы мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Олы Урсак авылы мәчете ачылулың 30 еллыгын билгеләп үттеләр. Мәчеткә 1994 елда нигез салынган, 1996 елда файдалануга тапшырылган.

Авыл халкын әлеге истәлекле дата белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килгән иде. Бу чарада Казаннан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры, "Ал мәчет" имам-хатыйбы Ильяс Җиһаншин, аның тормыш иптәше, Россия һәм Татарстан Мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Рамил хәзрәт Юнысов, район имам-мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуриев, тирә-күрше авыллардан килгән имамнар катнашты. Мәҗлесне авыл имамы Илфар Сафиуллин алып барды. Ул утыз ел элек мәчетне салуда башлап йөргән, төзелешкә үз өлешен керткән һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде. Мәчетнең юбилей кичәсе бай табын артында барды. 

–  Туксанынчы елларда дин иреге бирелгәч, районыбызның күп кенә татар авылларында мәчетләр төзелде, – диде Альберт Рәхмәтуллин. – Бу эш бик авырлык белән барган, чөнки  төзелеш материалларына кытлык үзен нык сиздерә иде. Икенчедән, мәчетләр салырга дәүләттән финанс бүленеп бирелми. Шуңа күрә мәчетләр халык акчасына, элеккеге колхозлар ярдәме белән төзелде. Олы Урсак авылында да мәчет элеккеге "Пушкин" колхозы, аның атак­лы рәисе Илдар Нурмөхәммәтов ярдәме белән торгызылды. Һәр эшнең башлап йөрүчеләре булган. Аллаһ йорты төзүдә катнашып, хәзерге вакытта безнең арадан бакыйлыкка күчкән кешеләрне искә алуыбыз аларга дога булып барсын.   Биредә утыручылар арасында да мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләр бардыр, аларга да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. 

Илфар хәзрәт Олы Урсак мәчете төзелешен башлап йөрүчеләрне атап үтте. 

– Дин тыелган заманнарда да бабаларыбыз, җомга саен бер йортка җыелып, намаз укыган. Көннәрдән бер көнне, алар арасыннан берсе торып, "Җәмәгать, җомга саен болай йөреп булмый, авылда мәчет салырга кирәк", – дигән. Бүгенге очрашуда 30 ел элек шушы мәчет төзелешен башлап йөргән бабаларыбызның балалары, оныклары катнаша. Минем бирегә имам булып килүемә дә берничә ел үтте. Мәчеткә йөрүче бабайлар белән бергәләп, төзелеш башында торучыларны барладык. Һәр җомга намазларында без алар рухына дога кылабыз, – диде Илфар хәзрәт.  Аларның исемнәрен санап узам. Озак еллар биредә имам булып торган Гаделша бабай улы Рафыйк, мәчет төзелешендә катнашкан Ибраһим бабай улы Баһаветдин, Зариф бабай улы Гаделша, Хәлил бабай улы Кәрим, Габделхак бабай улы Хәлим, Хәсән бабай улы Тәлгать, Хөснелгата бабай улы Равил, Сафиулла бабай улы Мансур, Фатыйх бабай улы Габделхәй, Галимулла бабай улы Кәшифулла, Габдулла бабай улы Равил, Мифтах бабай улы Рәшит, Әхәт бабай улы Илдар, Гыйльфан бабай улы Рәшит, Гафиятулла бабай улы Рәшит, Хәбибулла бабай кызы Нәзирә апа, Борһанетдин бабай улы Рәүхәт, Тәүзих бабай улы Равил.  

Мәҗлесне район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Коръән сүрәләре белән дәвам итте.

Алга таба чыгыш ясау өчен сүз Ильяс хәзрәт Җиһаншинга бирелде. 

– Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем! Мин сезгә Татарстан җөмһүриятенең Диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллинның, нәзарәтнең баш казые Җәлил Фазлыевларның, мәдрәсә мөгаллимнәре, шәкертләренең сәламнәрен алып кайттым. Заманында туган көннәр, мәчетләрнең юбилейларын үткәрүгә каршы төшүчеләр дә булды. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең рәсүле Мөхәммәт пәйгамбәр үзара аралашыгыз, йөзегез нурланыр, калебегез чис­тарыр, ризыгыгыз артыр, арагызда мәхәббәт булыр дип әйтеп калдырган. Шуның өчен безгә мондый җыелулар бик кирәк, – диде Ильяс хәзрәт. – Әйе, хәзер күп вакыт өйдә бикләнеп утырабыз. Балалар белән дә, күршеләр белән дә аралашмыйбыз. Бүгенге көндә безгә мондый аралашу чаралары бик кирәк. Олы Урсак минем өчен гади генә авыл түгел. Чөнки  "Ал мәчет" белән бәйле Габделкаюм хәзрәт Габделбадыйгов шушы авылда 1836 елда туган. Ул милләткә, дингә хезмәт иткән зур галим булган. 1903 елда алар Коръәнне басмага әзерли һәм бастырып чыгара. Ул Бохарада белем алган, күп җирләрдә хезмәт иткән. 1906 елда вафат булгач, Габдулла исемле улы кала. Ул 1947 елга кадәр имамчылык эшен алып бара. Аларның каберләре Казанның Яңа Бистә зиратында. Биредә нәсел җепләре өзелмәгән, хәзерге вакытта шушы авылдан чыккан Фәннүр Зәйнуллин  шәкерт безнең мәдрәсәдә белем ала. Рамил хәзрәт Юнысовның да нәсел тамырлары шушы авылга барып тоташа. Аңа да Ходай Тәгалә дин юлыннан китәргә насыйп иткән. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Мөхәммәтҗан хәзрәт Хөсәенов империя вакытында иң беренче мөфтиләрдән булган. Ул да шушы төбәкнең Борындык авылыннан чыккан. 

Рамил хәзрәт Юнысов та үзенең бала чагы Олы Урсак авылында үтүе, биредә балалар бакчасына йөрүе, 50 ел элек бу авылдан чыгып китүе турындагы истәлекләрен сөйләде. 

Наилә ханым Җиһаншина, үз чыгышында мәҗлестә катнашучы апаларга, әбиләргә мөрәҗәгать итеп, динебез, гореф-гадәтләребезнең дәвамлы булуын теләп, балаларын, оныкларын мәчеткә йөртергә өндәде. Аларны үз туган телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтергә чакырды. 

Авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуриев та, авылдашларына иң изге теләкләрен, рәхмәтен җиткерде. 

Шушы авылда яшәүче Эльмира Сәлахованың "Ике авылым, ике канатым" исемле, авыл тарихына багышланган китабында Олы Урсак мәхәлләсе тарихына күз салсак, биредә беренче мәчет 1810 елда ук төзелгән. Ул елларда мәчет мәктәбендә 150 малай, 110 кыз бала укыган. Димәк, мәхәлләнең тарихы, авыл халкының дингә, гыйлемгә тартылуы ерак 19 гасырга барып тоташа. 


Нет комментариев