Районыбызның 36 укучысы һәм студенты өчен быелгы җәй ял һәм хезмәт белән бергә үрелеп барды.
14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр, вакытларын бушка уздырмыйча, үзләренең беренче хезмәт хакларын алды. Бу эштә аларга "Россия эше" кадрлар үзәге ярдәм итте. Әлеге үзәк балаларны оешма-предприятиеләргә эшкә урнаштырырга булышты.
Бу җәй айлары үсмерләргә яңа офыклар ачты. Балалар үз көчләренә ышанырга өйрәнде. Алар яңа уку елы алдыннан, кесә чыгымнарын каплау һәм якыннарына бүләкләр алу өчен, акча эшләде. Җирле оешмаларның эшчәнлеге белән танышып, киләчәк һөнәрләренә карата беренче карашларын формалаштырды.
Яшүсмерләрне эшкә урнаштыру вакытында законлылык һәм куркынычсызлык таләпләренә аерым игътибар бирелде. Яшь хезмәтчәннәрнең хокуклары тулысынча якланды – һәрберсенә кыскартылган эш көне һәм куркынычсыз, уңайлы хезмәт шартлары гарантияләнде .
Иң куанычлысы — эш бирүчеләр түләгән хезмәт хакыннан тыш, үсмерләргә һәр ай саен 2650 сум күләмендә матди ярдәм дә күрсәтелде. Бу исә аларның хезмәткә булган кызыксынуын тагын да арттырды.
Укучыларга, студентларга эш урыннары тәкъдим иткән барлык партнер оешмаларга тирән рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Җәй тәмамланса да, безнең эш тукталмый: киләсе сезонга әзерлек башланды. Якын арада 2027 елның җәенә каралган яңа планнар тәкъдим ителәчәк.
Эльвира Камалиева,
"Россия эше" кадрлар үзәгенең Кайбычтагы бүлеге начальнигы
Нет комментариев