Кайбычта Танкчылар көнен билгеләп үттеләр
Хәбәрләр

Кайбычта Танкчылар көнен билгеләп үттеләр

Кайбычта узган ел ачылган «Җиңү танкы» мемориалы янында Танкчылар көне уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде.

Бу чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, Казан югары танк училищесының курс начальнигы, полковник Руслан Әфлиев, танк гаскәрләре һәм хәрби хезмәт ветераннары катнашты. Шулай ук тантанага махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган Артем Нагоркинның әти-әнисе Любовь һәм Владимир  Нагоркиннар, хәзерге вакытта Ватан сагында булган танкчы Кирилл Корниковның тормыш иптәше Александра, Курск дугасындагы танк бәрелешендә катнашкан Иван Талановның улы Анатолий Таланов, яшь армиячеләр һәм авыл халкы җыелды.

Митинг Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә салынган һәйкәлгә, мәңгелек утка һәм якташыбыз, Советлар Союзы Герое – танкчы Михаил Кузьминның барельефына венок һәм чәчәкләр салудан башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, Кайбыч танкчылары берлеге рәисе, танк гаскәрләре ветераны, майор Рифкать Миндияров яшь армиячеләр белән бергә мәйданга берлекнең байрагын алып чыкты. Тантанада катнашучылар хәрбиләрнең батырлыгын барлады һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүнең әһәмиятен ассызыклады.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында үткән һәм бүгенге көн каһарманнарының исемнәрен аерым хөрмәт белән телгә алды.  Иң мөһиме – махсус хәрби операция зонасындагы егетләребезнең исән-сау, җиңү белән тиз арада туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде.

Район башлыгы танкчы, полковник Руслан Әфлиевка, Нагоркиннар гаиләсенә һәм Совет Армиясе сафларында танк гаскәрләрендә хезмәт иткән журналист Мингазиз Сөнгатуллинга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Митингта хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен бүләкләнгән батырларны да искә алдылар. Иске Чәчкаб авылыннан махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган Фидаил Сәмигуллинның үлеменнән соң бирелгән "Батырлык" ордены аның абыйсы Фәнис Сәмигуллинга бирелде. Махсус хәрби операциядән чираттагы ялга кайткан Евгений Бартязовка "Сугышчан батырлыгы өчен" медале тапшырылды. Әнисе Венера Николаевнага, тирән хөрмәт билгесе буларак, чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. 

Иске Тәрбит, Олы Подберезье һәм Чүти урта мәктәпләренең яшь армиячеләре легендар авылдашлары – Советлар Союзы Герое Михаил Кузьмин, хәзерге заман геройлары Артем Нагоркин һәм Кирилл Корниковның хәрби хезмәт юлы, батырлыклары турында сөйләде. Тантаналы митинг мәдәният хезмәткәрләренең патриотик җырлары һәм чыгышлары белән үрелеп барды.


Нет комментариев