Каргалы авылында яшәүче Надежда һәм Анатолий Зиновьевлар ил сакчылары үстергән үрнәк гаилә
Хәбәрләр

Каргалы авылында яшәүче Надежда һәм Анатолий Зиновьевлар ил сакчылары үстергән үрнәк гаилә

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә ханым республиканың иң үрнәк гаиләләрен кунак итте.

Быел әлеге тантанада 48 гаилә катнашты.

Татарстан Республикасы көне алдыннан ел саен үткәрелүче чарада быел Каргалы авылында яшәүче Надежда һәм Анатолий Зиновьевлар кунак булды. Аларның бергә яши башлауларына 46 ел тулган.

— Күңелебездә әйтеп бетергесез җылы тәэсирләр калдырган бу очрашуга бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә хезмәт итүче әти-әниләрне дә чакырганнар иде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең котлавында илебезнең чын патриотларын тәрбияләүчеләргә, аларның якыннарына тирән рәхмәтен белдерде, — диде Надежда Зиновьева. — Очрашу ахырында Татарстан Рәисе белән барлык гаиләләр катнашында фотога төштек. Гомергә истә калырлык очрашуга җибәргәне өчен, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтебез зур. Безне Казанга машина белән алып бардылар һәм алып кайттылар.

Зиновьевлар гаиләсенең язмышы илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 2022 елда махсус хәрби операция башлангач, аларның ике улы — Николай белән Иван мобилизация буенча Ватан сагына баса. Соңрак гаилә олы сынау аша үтә: 2023 елның апрелендә Николай хәбәрсез югала. Бу авырлыкны ничек кичерүләрен алар үзләре генә беләдер. 

Уллары Иван хәзер дә Ватанны саклавын дәвам итә. Ул 2023 елда Донецк Халык Республикасының Халык милициясе идарәсенең «Сугыштагы батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән. Әлеге медаль хәрби хезмәткәрләргә сугышчан хәрәкәтләрдә күрсәткән батырлыклары, инициативалары өчен бирелә. Иван Зиновьев Россия Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучыга», «Хәрби батырлыгы өчен», «Жуков» медальләренә дә лаек булган. Батыр уллар үстергән Надежда һәм Анатолий Зиновьевларның үзләрен дә районда «Ватанны саклаучының әнисенә», «Ватанны саклаучының әтисенә» медальләре белән бүләкләгән.

Каргалыда Зиновьевлар гаиләсен үрнәк, хезмәт сөючән булулары өчен хөрмәт итәләр. Гаилә башлыгы Анатолий Зиновьев 1956 елның 2 гыйнварында туган. Ул гаиләдә дүртенче — төпчек бала була.

— Мин әтиемне бөтенләй хәтерләмим, әнием Мария Никифоровна безне ялгызы гына үстерде. Кызганычка каршы, ике абыем хәзерге вакытта арабызда юк инде. Икенче абыем Александр туган авылыбызда яши. Әниебезгә ярдәм итәр өчен, бала чактан эшкә өйрәнеп үстек, җәйге каникулларда гел колхозда эшләдек. Сигез яшемдә болында атлар көтә идем инде, — дип искә ала яшьлек елларын Анатолий Александрович.

Олы Подберезье мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлагач, яшь егет механизатор һөнәрен үзләштерә һәм колхозда тракторчы ярдәмчесе булып эшли башлый. 1974 елның маенда Совет Армиясе сафларына алынып, Германиядә химик саклау гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, колхозда «ДТ-75» тракторына утыра һәм 2016 елда пенсиягә чыкканчыга кадәр тугры хезмәт итә. Анатолий Зиновьев — алдынгы механизатор, оста комбайнчы. Аның фотосы еллар буена Мактау тактасыннан төшми. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, Социалистик Хезмәт ударнигы исеменә лаек булган. Аның гомуми хезмәт стажы 42 ел тәшкил итә.

Авылның тырыш, хезмәт сөючән егете 1980 елда авылдашы Надежда белән гаилә кора. Бу тату гаиләдә биш балага гомер бирәләр. Әмма бала үстерү бәхете белән бергә, ачы югалтулар да кичерергә туры килә. 1993 елда туган кызлары Анастасия 7 яшендә вафат була. Бәхеткә, калган балалары тормышта үз юлларын таба. Николай, урта белем алганнан соң, Яшел Үзән шәһәрендә суднолар ремонтлау техникумын тәмамлый. Клавдия, медицина училищесында укып, хәзерге вакытта Казанның җиденче больницасында рентгенолог булып эшли. Иван Апастагы һөнәри техник училищеда белем ала. Төпчекләре Елизавета исә университет тәмамлап, бүгенге көндә банкта әйдәп баручы аналитик булып хезмәт куя.

— Минем бар гомерем тырыш хезмәттә узды. 1974 елда урта мәктәпне тәмамлагач, «Подберезье» колхозы фермасында эшли башладым. Эш авыр булса да, түздек. Бераздан почтага хат ташучы булып күчтем. Гаилә коргач, балалар белән декрет ялларында булдым. Аннары, 2009–2013 елларда Каргалы башлангыч мәктәбе ашханәсендә пешекче булып эшләп, пенсиягә чыктым, — диде Надежда ханым. — Балалар оныклар белән кунакка кайтып йөри. Сирәк булса да, махсус хәрби операциядәге улыбыз Иван да элемтәгә чыга. Аның исән-сау булуына куанабыз. Кызганычка каршы, олы улыбыз Николайның гына гомере кыскарак булды шул...

Зиновьевлар кебек үрнәк һәм ныклы гаиләләр — республикабызның һәм илебезнең чын горурлыгы. Күп балалы гаиләләр саны хәзер азрак, бер-ике бала белән генә чикләнүчеләр күбрәк. Зиновьевлар әйтеп узганча, һәр бала үз бәхете белән туа. Гаиләне үзара хөрмәт, мәхәббәт яшәтә диюләре белән дә хаклы алар. Пар канатлар булып яши башлауларына быел 46 ел тулган аларның. Шушы еллар эчендә тагын да көчәя генә барган мәхәббәтләре, үзара хөрмәт тормыш авырлыклары алдында каушап калмаска, алга таба яшәргә көч табарга ярдәм иткән дә инде аларга.


Нет комментариев